Казанда полиция бүлегендәге серле үлемне тикшерәләр

-- Лэйсирэ

Казанда тикшерүченең үлем сәбәпләрен ачыклыйлар. Аның мәетен «Сафиуллин» полиция бүлегендә тапканнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«30 мартта Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе «Сафиуллин» полиция бүлегендә тикшерүченең утлы корал белән яраланган мәетен тапканнар», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полицейскийның үлемен тикшерү өчен махсус комиссия оештырылган.

Шулай ук ведомствода полициянең үлеме криминаль характерда түгел дип хәбәр иттеләр.

Фото:

Бәйле