«Авыл мәктәбендә булган хәл халыкны шаккаттыра» [видео]

-- Лэйсирэ

Кушнаренко авылы мәктәбендә булган хәл халыкны сискәнергә мәҗбүр итте.
Анда 60 яшьлек укытучыга тикшерү органнары бер укучы кызга бәйләнүдә шик белдерелгән. Ул үзе моны кире какса да, видеода ниләр булганы ярылып ята, дип яза Кызыл таң.

Анда укытучы сыйныф бүлмәсендә бер кызны кочаклый, күтәреп йөртә, кыскасы, үзен укытучыларга хас булмаганча тота.

Ул үзе белдерүенчә, укучы кызны гимнастика буенча узган ярышта җиңүе белән шул рәвешле котлаган. Имеш, шулкадәр нык шатланган, хәтта хис-тойгыларын йөгәнли дә алмаган.

Кызның әти-әнисе мондый хәстәрлекне аңламаган һәм мәктәп директоры исеменә шикаять язган. Моннан тыш, аңа тагын алты укучының ата-анасы зарланган.

Кыскасы, укытучы эштән куылган. Ләкин ул, үзенең намуслы исемен кайтармакчы булып, мәктәп директорына шикаять белән прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Ә менә ата-аналар белән очрашырга әзер түгел икән әле.

Фото: пиксабай

Видео: Лайф

Бәйле