«Юмор хисле мишәр» — Ваһапов фестивале конкурсантлары бөек җырчыны кем итеп күрә? [видеосораштыру]

-- Лэйсирэ

Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсы үтте. Tatar Today татар яңалыклары порталы бәйгедә катнашкан конкурсантлар, оештыручылар һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә корды. Сөйләшү барышында аларга «Рәшит Ваһаповны кем, нинди кеше буларак күзаллыйсыз?» дигән сорау бирдек. Җаваплар мондый иде:

Игорь Дмитриев, Питрәч районы Пановка авылыннан, Ваһапов фестивалендә беренче тапкыр катнаша: «Мин Рәшит Ваһаповны беркем белән дә чагыштыра алмас идем, мөгаен. Ул — универсаль җырчы«.
Мамадыш районында туып-үскән, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 4 курс студенты Ләйсән Рәхимова конкурста 2нче тапкыр көчен сыный: «Югары, көчле тембрлы тавыш иясе. Төз кеше. Калын тавышлыдыр кебек. Сөйләшүе салмак, һәр сүзен уйлап әйтә торган кеше булгандыр дип уйлыйм».
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә аккомпониатор булып хезмәт куючы Рәзил Габбасов: «Миңа калса, тавышы буенча Рәшит Ваһапов артык биек булмаган гәүдәле, Голливуд актеры кебек чибәр ир булгандыр. Юмор хисле мишәр, артыннан бик күп кызлар йөгереп йөргәндер дип күзаллана«.
Илдар Насыйров, Ульяновск өлкәсеннән, беренче тапкыр конкурста катнашыр өчен алты ел көткән: «Тыйнак, интеллигент кеше булгандыр. Әгәр дә аны үз гомеремдә бер генә күреп, биш кенә минут сөйләшә алсам да, мин бик бәхетле кеше булыр идем«.
Башкортстаннан килеп, икенче тапкыр катнашучы Илүзә Гайсина: «Зәңгәр күзле булып күзаллыйм. Узган ел фестивальдә катнашкан Марат Яруллин исемле егетне Рәшит Ваһаповка бик охшаган диделәр. Уртача буйлы, мишәрчә акцентлы, кызлар гашыйк булырдай ир-ат».
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева: «Безнең чор кешеләре аны күреп өлгермәсә дә, фотосурәтләре аша күзалыйбыз: шундый буй-сынга, төскә-биткә матур, дулкын-дулкын чәчле, чын мәгьнәсендә, чибәр ир-ат. Бүген Рәшит Ваһапов конкурсында аның җырларын бозмыйча, җиренә җиткереп җырлаучы, тыйнак, матур, сыйфатлы тавышлы конкурсантларда да легендар җырчының образын күрергә телибез».
Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, профессор Зилә Сөнгәтуллина: «Тәрбияле, югары культуралы кеше ул. Культурасы тавышында, тембрында ук чагыла. Әйтәләр бит, «Җырчы авызын ачуга ук интеллекты күренә» дип. Менә Ваһаповның да музыкасы аша бар дөньясы күренә«.
Ваһапов фестиваленең матбугат хезмәте вәкиле Айбикә Фәттахова: «Рәшит Ваһапов турында бик күп укыдым, биографиясен, тарихын да беләм. Шуңа күрә ул миңа сылу гәүдәле, матур йөзле, ут күзле ир-ат буларак күзаллана. Аңа бик күп хатын-кызлар гашыйк булган, бу аның репертуарында да ачык чагыла».
Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләре:
“АКАДЕМ ВОКАЛ”
1 урын:
— Айзат Адылгәрәев (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан);
— Камилә Шакирова (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).
2 урын:
— Алмас Сирусин (Уфа сәнгать институты, Башкортостан);
— Нурзия Сабитова (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан).
3 урын:
— Илһам Сираев (Уфа сәнгать институты, Башкортостан);
— Миләүшә Миңнуллина (Казан музыка көллияте, Татарстан);
— Юлиана Шәрәпова (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан);
— Азат Кадыров (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан).
“ХАЛЫКЧАН БАШКАРУ”
1 урын:
— Булат Закиров (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан);
— Инсаф Бәдретдинов (Казан мәдәният институты, Татарстан);
— Сөмбел Заһидуллина (Арча, Татарстан).
2 урын:
— Ленар Шәймөхәммәтов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан)
— Алмас Хөсәенов (Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры);
— Нәфисә Наҗарова (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле).
3 урын:
— Илсур Сабитов (Казан мәдәният институты, Татарстан);
— Ленар Солтанов (Уфа сәнгать институты, Башкортостан);
— Илназ Гималтдинов (Әлмәт драма театры, Татарстан);
— Фәридә Шәйхетдинова (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле);
— Рузилә Бәдретдинова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан);
— Әлфис Галиуллин (Казан мәдәният институты, Татарстан).
“ЭСТРАДА ЖЫРЫ”
1 урын – бирелмәде.
2 урын:
— Эдуарда Марченко (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан);
— Илмир Арсланов ( Казан мәдәният институты, Татарстан).
3 урын:
— Лилия Сәрвәрова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан);
— Морат Гайсин (Ленин исемендәге мәдәният йорты, Казан, Татарстан);
— Раушан Сөләйманов (Сибай музыка көллияте, Башкортостан);
— Илдар Насыров (Казан мәдәният институты, Татарстан).
“ВОКАЛЬ АНСАМБЛЬ”
1 урын:
— “Караван” төркеме (Башкорт дәүләт филармониясе).
2 урын:
— “Җәннәт” ансамбле (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан).
3 урын:
— “Шатлык нуры” ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан).
“ИНСТРУМЕНТАЛЬ БАШКАРУ”
1 урын:
— Ильяс Шәрипов (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан)
2 урын:
— Рамазан Гыйниятов (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан);
— Кубызчылар ансамбле (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).
3 урын:
— Илнур Галиев (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан);
— Тальянчылар ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан).
Үзешчән сәнгать вәкилләре арасында
 
“Эстрада җыры”
1 урын:
— Ринат Салихҗанов (Краснокама район мәдәният йорты, Башкортостан);
3 урын:
— Илдар Харисов (Казан).
Махсус призлар
“Иң яшь катнашучы”
— Рөстәм Егоров (Казан музыка көллияте, Татарстан)
 
“Рәшит Ваһапов репертуарын иң яхшы башкаручылар”
— Булат Закиров (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан);
— Инсаф Бәдретдинов (Казан мәдәният институты, Татарстан);
— Алия Шамукова (Нефтекама дәүләт филармониясе, Башкортостан).
III турга узган барлык катнашучылар “Дипломант” исеменә лаек.
Ваһапов фестивале фотолары

Бәйле