«Дуслык күпере»ндә Айдар Галимов, Elvin Grey, Гүзәл Уразовалар янына яңа үзенчәлекле катнашучылар өстәлә

-- Гузель

//Tatar today//

13 апрельдә Казанның Пирамида залында узасы «Дуслык күпере» фестивале төрле яшьтә, төрле юнәлешләрдә иҗат итүче артистларын берләштерәчәк. Әлеге фестивальгә яңа катнашучылар — Башкортостанның «Аргымак» этно-рок төркеме өстәлде.

Бу егетләр драйвның нәрсә икәнен яхшы белә!

Күптән түгел әлеге төркем Согуд  Гарәбстанда «Nomad Universe» халыкара фестивалендә «Этно-шоу» номинациясендә  ГРАН-ПРИ яулады!

Алардан башка, 13 апрель «Дуслык күпере» сәхнәсендә Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Elvin Grey, Әнвәр Нургалиев, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев. Татарстан Республикасының дәүләт ансамбле, Башкортостанның «Мирас» фольклор ансамбле һәм башка татар-башкорт эстрадасы артистлары катнашачак.

Бәйле