«Хатын-кыз бәхете ирдән». Моның белән беркем дә бәхәсләшмәс. Ә менә ир-ат бәхетенең дә хатыннан уңуына бәйле булуын инкар итмәсәләр дә, моңа игътибар итүчеләр азрак, мөгаен.
Яшь чакта кызлар, әлбәттә, чибәр, булдыклы егет эзли. Бу табигый, әмма хәзер гүзәл затлар үзләренә тормыш иптәше сайлаганда күбрәк тышкы сыйфатларны беренче урынга куеп, ялгышалар, дисәм, минем белән килешүчеләр табылыр. Социаль челтәрләрдә дә башкаларга гыйбрәт булсын дип, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашучылар җитәрлек. Сезгә дә шул язмаларның берсен тәкъдим итәм.
«Хатын-кызга әйтәләр бит инде, үз-үзеңне яратырга кирәк, дип, менә мин дә шундый үз-үзен бик яраткан, үзе турында югары фикердә торган кыз идем. Аралашырдай, дуслашырдай һәм алга таба тормыш иптәше булырдай кешене дә үземә туры килерлекләр арасыннан эзләдем. Ә егетләр кайсы эчә, кайсы ялкау, җилбәзәкләр. Танышырга теләүчеләрне кире кагып тик торам. Ачуым да килә, ник бар егетләр дә шундый икән, дип. Очраттым бит туры килгәнен! Әй итагатьле, шундый матур сөйләшә, килешле киенә, «иномарка»да йөри, үзенең фирмасы бар. Гашыйк булдым да куйдым. «Менә ул минем кешем!» Тик шатлыгым озакка бармады. Аның гаиләсе, хатыны, ике малае бар булып чыкты. Алай өзгәләндем, болай бәргәләндем. Мин бит аны нык яратып өлгердем, ул да мине ярата. Озак аралашмадык, бу миңа якынрак мөнәсәбәтләр тәкъдим итә башлады. Ачуым килде (хәлләрнең болай килеп чыгуына бөтен дөньяга үпкәләп йөргән чагым иде), әйттем: «Мин нишләп никахсыз килеш синең хатының булырга тиешмен әле?» Гашыйк булсам да, бөтенләй акылымны югалтмаган идем. Чарасыз хәлдән чыгу юлын да ул тәкъдим итте. «Мин сине, никах укытып, икенче хатынлыкка алам. Дин бит рөхсәт итә. Сиңа да фатир алып бирермен». Чынлап та, нигә мондый матур, акыллы ир бер хатынныкы гына булырга тиеш әле. Минем дә шундый ирне көйләп-көйләнеп, балалар үстереп яшисем килә, сөюе икебезгә дә җитәр, дип уйладым. Тик никах укытканчы, аның гаиләсен күрәсем килде. Ул башта аптырады, аннан күнде. Бер көн эштән соң алып кайтты фатирына. Пөхтә, матур. Ике малае йөгерешеп уйнап йөри. Ә хатыны шундый чибәр, тик күзләре генә моңсу. Бернинди җәнҗал оештырмады. Сүзе дә «әйе», «бар», «юк», дип җавап бирүдән ары китмәде. Безгә чәй ясап бирде дә малайлары белән бер бүлмәгә кереп югалды. Белмим, ник мин анда барганмындыр, бәлки, күңелемә әз генә ышаныч эзләптер. Әмма ник бардым инде дигән көнгә төштем, үз-үземә урын тапмадым. Ирнең дә хатынына булган мөнәсәбәте ошамады. Киендем дә кайтып киттем. Юл буенча башымда әллә нинди авыр уйлар бөтерелде.
Иртән төпле карарга килеп уяндым. Юк, алай ярамый. Киләчәктә ни булса булыр, ләкин болай итеп кеше гаиләсенә керү бөтенләй ярамаган эш! Нишләптер ул иргә суынганмын кебек тоелды. Әллә язмышыма буйсынуым шулай тәэсир итте. Ул ир белән бөтенләй арамны өздем, хәтта эшемне дә каланың икенче ягына күчердем. Шулай язмышымны Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, тормышымның үз агышында гына яшәп ятканда…
Тышта кара көз, суык, туңдырган, әмма кар ятмаган әле. Кибетне бикләп, кайтырга чыкканчы сәгать унбер-уникеләр тирәсе булып китә. Фатирга хәтле җәяүләп ун минутлык юл. Урамда кеше-фәлән күренми дисәң дә була, машиналар да сирәгәйгән. Бер яктарак юлның читеннән бер ирнең чайкала-чайкала китеп барганы күзгә чалынып калды. Ерак китеп тә өлгермәдем, машинаның тормоз тавышына сискәнеп киттем. Карасам, урам уртасында кеше ята, янында машина. Бу бит болганып китеп барган ир! Тирә-якта берәү дә күренми. Йөгереп янына килдем. Яшь егет. Иелгән идем, аракы исе. Ыңгырашып күзләрен ачты да, елмаерга тырышып: «Фәрештә», – диде дә кире йомды (башымда ак шапка белән ак шарф иде). «Фәрештә», имеш, алкаш», – дип эчтән генә уйлап куйдым. Татар егетенең шулай эчеп йөрүенә йөрәгем әрнеде. Шул чак машинадагылар (егет белән кыз) килеп җитте. «Ул үзе сикерде», – дип бертуктаусыз кабатлый егет. «Скорый» чакырдым, полициягә үзегез шалтыратыгыз», – дидем. Көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасындагылар: «Кайгырмагыз, яшәячәк», – дип алып китте. Полициядә документлар тутырып, чак кайтып егылдым.
Бу вакыйгага бер-ике ай үтеп, онытылып та бара иде, эш көне тәмамланып барганда хезмәттәшем елмаеп килеп җиткән: «Сезне анда бер егет сорый, кулында ап-ак розалар…» Аптырап чыктым. Чандыр гына гәүдәле матур гына егет тора. Таныдым, бу теге машина астында калган егет иде. «Менә сезне эзләп табып, рәхмәт әйтергә килдем», – ди. Шул арада борыныма тагын аракы исе килеп бәрелде, бар булган кәефем төште дә куйды. Эчкән кешене яратмавымны әйттем. «Уйладым инде шулай булыр дип, кыюлык өчен генә эчкән идем шул. Тик чәчәкләрне генә алыгыз инде», – дип, кулыма букетын тоттырды да хушлашмыйча борылып чыгып та китте. Әзрәк аксабрак атлаганына аптырап торып калдым. Үземнең тупаслыгым өчен үземне әрләдем. Берничә көннән соң эштән чыксам, бу урамда көтеп тора. «Мөмкинме сезне озатып куярга, эчмәдем», – дигән була. Шулай аралашып киттек бу егет белән. Аз сүзле, күпчелеген мин сөйлим, мин сорыйм, ул җавап кына бирә. Бик әйбәт (эчүен санамаганда), итагатьле, нечкә күңелле егет булып чыкты. Авариядә аягы, кабыргасы сынган булган. «Бернәрсә дә хәтерләмим, бигрәк исерек булганмын. Машинадагыларга бернинди дәгъвам юк, барысына да үзем гаепле», – диде.
Шулай бер ел тирәсе сөйләшеп йөргәннән соң өйләнешеп куйдык. «Мин сине кыз килеш алдым, менә монысы минем өчен иң мөһиме», – диде ирем. Читтән торып югары уку йортын бетерде, әйбәт эшкә урнашты, ипотекага фатир алдык, «иномарка» машинабыз да булды. Эчүе дә сирәгәйде. Чынлап та ялгышмаганмын икән, бик әйбәт кеше булып чыкты. Кешелекле, бигрәк тә башкалар өчен игелекле. Кайсы вакытта ачуым да килә, аны үз мәнфәгатьләрендә генә кулланырга тырышкан кешеләрне күрәм. Унбер елдан артык бергә без, ике бала үстерәбез. Балаларны бик нык ярата, бик йомшак аларга. Өчәүләшеп шукланып, миннән әрләнеп тә куялар. Каты булсам да, ирем: «Матурым минем», – дип кенә тора, балалар да муеныма килеп сарылалар, эрим дә төшәм инде шуннан.
Беркөнне сәүдә үзәгендә йөргәндә берәүнең исемем белән эндәшкәненә борылып карасам, тәнем эсселе-суыклы булып китте. Бу очрашуны күз алдына китерергә тырышканым булды булуын. Әмма үземне никадәр гаепле тойсам да, гафу үтенергә теләсәм дә, ерактан гына күреп качармын дигән карарга килә идем. Тик качып котыла алмадым. Каршымда мин икенче хатынлыкка барам дип йөргән ирнең хатыны басып тора иде. Кафега кереп, бик озак сөйләшеп утырдык. Дөресрәге, ул сөйләде, мин тыңладым, гафу үтендем үтенүен. Авыл кызы, ире шәһәрнеке булган. Университетта укыганда танышканнар. «Өйләнешкәндә бернәрсәбез дә юк иде. Икенче улыбызга җиде ай булгач та эшкә чыктым. Балаларымны кайнанам карашты. Ул бер җирдә дә юньле генә эшли алмагач, үз бизнесыбыз турында уйлый башладык. Мин ике эштә чаптым. Бизнес та башта бик алга бармады. Җитмәсә, ипотека да алган идек. Кулына акча төшә башлагач, читкә йөргәне сизелде. Кул күтәрмәсә дә, мине юкка чыгарырга тырышты. Түзә идем, алай иттем, болай иттем. Малайларымны жәлләдем. Аннан күндем. Син киткәннән соң бик тузынды, бар ачуын миннән алды. Тик озак кайгырып йөрмәде, икенчесе тиз табылды. Әле дә булса шулай яшәп яткан булыр идем әле, миңа авыру алып кайтып йоктырды. Сабырлыгымның соңгы тамчысы шул булды. Балаларыма да йога күрмәсен, дип, аларны апама калдырдым да хастаханәгә кереп яттым. Бер ай дәваланганнан соң аерылыштык. Фатир – миндә, бизнес, машина аңарда калды. Фатирга килеп йөрүе җирәнгеч иде. Саттым да чит илгә чыгып киттем (берничә чит тел белә, профессиясе шуңа бәйле). Урнашкач, балаларымны да кайтып алдым. Әлеге тормышымнан канәгатьмен. Тик балалар гына сагыналар. Ә ул бизнесын юкка чыгарган. Машинасы да юк. Әнисендә яшәп ята…» Бик күп сөйләде, гыйбрәт инде. Менә тормышта шулай да була икән…
Уңышлы, матур, әйбәт ирләрнең артында көчле, сабыр һәм һәрвакыт арка терәрлек хатыннары да тора шул. Күп кенә хатыннар, ирләр дә шуны аңлап бетерми».
Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Арча районы, Ашабаш авылы, Безнең гәҗит
Фото: Пиксабай