«Янгын 4,5 гектардан артык мәйданны чорнап ала»

-- Лэйсирэ

Башкортстанда табигать кочагында беренче язгы янгыннар теркәлгән. Туймазы районының Кәкребаш, Райман, Тукай авылларында кипкән үлән янган, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан, дип яза Кызыл таң.

Янгын 4,5 гектардан артык мәйданны чорнап алган.

Күпчелек очракта янгын чыгуда кеше сәбәпче була. Янгын үләнгә сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчеге, шулай ук балаларның шырпы белән шаяруы, ут төртү аркасында да чыккан булырга мөмкин.

Ведомствода шәһәр һәм авыл җирлекләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә чүп-чар, кипкән яфрак, үлән һәм башка үсемлек калдыкларын яндыручылар административ җаваплылыкка тартыла дип искәртәләр.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен милек хуҗасына 5 мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак. Ә оешмаларга штраф 500 мең сумга кадәр каралган.

Бәйле