Казанда лотереяга 155 миллион откан 25 яшьлек егет йоклый алмый

-- Лэйсирэ

Лотереяга 155 миллион отучының кем икәнлеге мәгълүм булган. Ул — Казанда яшәүче 25 яшьлек риэлтор. Бу хакта «Столото»ның матбугат үзәгенә сылтама белән Шәһри Казан яза.

Әлеге ишелеп төшкән бәхеткә ия булган егет ике ел дәвамында лотерея уеннарында катнашкан булган. Әлеге отыш алдыннан ул берничә лотерея билеты алган. Ә үзенең чыннан да шундый зур сумма отканын белгәч ул дулкынланудан ике тәүлек йоклый алмаган.

Мизгел эчендә миллионерга әйләнүче шул акчага Мәскәүгә күченеп китәргә, чит илләрдә ял итәргә җыена. Әле калган акчаны төгәл нәрсәгә тотачагын уйламаган. Ә менә аның ике миллионын һичшиксез хәйриягә тотачагын гына әйткән ул.

Фото: Пиксабай

Бәйле