Газиз балам өчен агу [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Әлеге вакыйга Литвада була. Ул бердәнбер баласын 37 яшьтә таба. Аңа Шарунас дигән исем куша. Малай күз төшәрлек чибәр егет булып үсеп җиткәндә, әнисе, табибә Живелига 56 яшь була. Егетнең сыйныфташ кызына күзе төшә. Ләкин кыз аның хисләрен кабул итми. Егет бирешми, тагын да тырышып кыз артыннан йөри башлый. Беркөнне Шарунас кызның өенә шампан шәрабы тотып килә. Кызның әнисе егетне бала чактан ук белгәнгә, Шарунасны куып чыгармый.

Тик кыз егеткә кабат “юк” ди.

Сөйгәненең үзеннән кабат баш тартуын ишеткән егет балконга чыгып бикләнә. Һәм каяндыр алып, үзенә зәңгәр сыеклык сибә. Мизгел эчендә балконда ут баганасы хасил була. Егет утлы куллары белән кызны эләктереп ала һәм аны да балконга өстери башлый.

Кызының ачыргаланып кычкыруын ишетеп, әнисе йөгереп килеп җитә һәм баласын ут эченнән тартып ала. Кул-битләре зыян күрсә дә, кыз исән кала. Соңыннан ана егетне бәреп ега һәм өстенә пальто каплап утын сүндерә, аннан ашыгыч ярдәм чакыра. Тиз арада килеп җиткән “ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре фаҗига булган урынга тиз генә керә алмый азапланалар. Чөнки Шарунас фатир ишеген эчтән бикләп, ачкычларын каядыр яшергән булып чыга.

Хастаханәдә егет җиде ай буе дәвалана. Тик бу егетне яшәү белән җәзалау гына була шул. Әлеге 7 айның һәр көне газапка әйләнә. Тәннең сызлавына, йөрәк әрнүенә түзәрлек булмый. Бу авыртуларны җавапсыз мәхәббәт китергән газап белән чагыштырырлык та түгел, билгеле.

Егетнең йөзе бик нык яна. Танырлыгы да калмый. Күз кабаклары, борын, иреннәре бөтенләе белән янып беткән. Алар урынында кып-кызыл җәрәхәтләр. Чәчләре юк, баш сөякләре күренеп тора. Тәненең 35 проценты янып беткән була аның. Бер кулын беләзек өлешенә кадәр, икенчесенең бармакларын кисәләр. Тирене бер урыннан икенче урынга күчерәләр. Яшь гәүдә башта бик нык көрәшә. Тик соңыннан бирешә башлый. Күчереп куелган тиреләр кубып төшә, киселгән урыннар үлекли.
Голландиядән стажировкага килгән табиблар: “Бездә бу дәрәҗәдә булган авыруны болай интектермиләр, дару бирәләр дә, йоклаталар”,–дип гаҗәпләнә. Тик Шарунасны дәвалаучы табиблар: “Кеше гомерен вакытыннан алда өзәргә хакыбыз юк”,–дип җавап кайтара.

Егеткә 7 операция ясыйлар. Аерым бүлмә бирелә. Әнисе улы яныннан бер генә минутка дә китми. Шарунасның янган күз кабаклары кибә, ул берни күрми. Газапка, йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча ыңгырашып ята. Хәтта иң көчле наркотиклар да авыртуны баса алмый. Живели улының хәлен ана буларак кына түгел, табибә буларак та бик яхшы аңлый. Шарунас үзенең кыяфәтен күрми. Кулларындагы авыртулар аңа дөреслекне тоярга ирек бирми.

Тик беркөнне әнисе улына дөреслекне ача. Шул көннән егет тик бер сүзне кабатлый:

–Яшисем килми, миңа үләргә ярдәм ит, әнием,–дип ялвара.

–Син үлсәң мин дә яшәмим,–дип өзгәләнә ана кеше.

Икесе дә Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше булгач, кеше үтерүнең нинди зур гөнаһ икәнен яхшы аңлыйлар. Тик улының газаплануын күреп, түземлеге беткән ана бер нәтиҗәгә килә–алар икесе бергә үләчәк. Бу хакта улына да әйтә. Алар киңәшләшеп, калган туганнарына хат язалар.

Табиб буларак, Живели кан басымын төшерә торган даруның күп дозада бирелгәндә организмның үлүен яхшы белә. Чираттагы дежур торган көнендә ул шул ниятен тормышка ашыра. Соңгы минутка кадәр берәр кеше кереп комачауламасмы дип өметләнә. Тик улы бик тыныч була, әнисен дә тынычландыра, аңа кат-кат рәхмәт әйтә. Шарунас бик газапланып үлә. Улының үлемен күргән ана үзенә укол ясау өчен веналарын таба алмый азаплана. Аннан түзә алмый, шкафтан алып бер уч йокы даруы эчә һәм аңын югалта.

Берничә көннән реанимациядә аңына килгәч, Живели үлмәгәнен аңлап, кычкырып елап җибәрә.

Литвада бу тарихны күпләр белә. Живели кемнәр өчендер үтерүче, улына кул салучы, ә икенчеләр өчен изге ана санала. Ничек кенә булмасын, ана хөкем каршына баса. Бик озакка барган хөкем карарын барысы да җиңел сулап каршылый – акларга!

«Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды, 10 март 2011 №10

Фото: Пиксабай

Бәйле