Аюның хатын-кызга һөҗүме аяныч тәмамлана. Ул исән, әмма…

-- Лэйсирэ

Приамурьедагы туристлык базасында аю һөҗүменнән зыян күргән хатын-кыз Амур өлкә клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, аның сул кулын кискәннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«Зыян күрүче реанимациядә ята. Хәле авыр, җәрәхәтләре җитди. Аның сул кулын кисәргә туры килде», — дип ачыклык кертәләр министрлыкта.

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Благовещенский» муниципальара бүлеге матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, дүшәмбе кичендә бер туристлык базасыннан гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгән. Бер хатын-кыз, аюны ашату өчен, әлеге ерткыч яшәгән читлеккә кулын тыга. Аю аны эләктереп ала һәм җитди җәрәхәтләр ясый. Урынга килгән оператив төркем тикшерү үткәрү өчен материаллар җыя.

РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның барышында туристлык базасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Фото: Пиксабай

Бәйле