Ветераннарның пенсиясен арттырмакчылар

-- Лэйсирэ

Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясен аена уртача 9,5 мең сумга арттырырга планлаштырлар. Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон буенча фикер алыша, дип яза Татар-информ.

Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсиясенә өстәмәләрне исәпләү системасына үзгәрешләр кертә торган законны Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Әлеге документ буенча, ветераннарның пенсиясе чама белән 9,5 мең сумга артачак. Закон проекты турында фикер алышканда, оборона министрының урынбасары Татьяна Шевцова шундый саннар китергән.

Бу максатны гамәлгә ашыру өчен быел 0,95 млрд сум, алдагы елларда 1,42 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Әлеге документ кабул ителгән очракта, норма 1 майдан үз көченә керә. Проект Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарыла торган чаралар кысаларында эшләнгән.

Фото: РИА Новости

Бәйле