«Илсөя мактаулы исемгә лаекмы?»

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасында теге яки бу артистка мактаулы исем бирелү һәрвакыт бәхәсле тема булды. Тамашачыларның кайберләре аны җырчыга лаеклы бирелгән дип санаса, күбесе исә, киресенчә, тәнкыйть утына тотып, моның белән һич килешми. Халык хәтта «Сәхнәдә бот күрсәтеп сикергән», «Берәрсе белән түшәк бүлешкән», «Акча төртеп алган» ише гаепләүләр дә белдерә.

Шушы көннәрдә Интернетта Илсөя Бәдретдинованың «Атказанмаган» исемле яңа җыры дөнья күрде. «Дан казанган Илсөя атказанмаган булып йөри! Вакыт бит инде! Килешәсезме?» дип язды ул Инстаграмында. Төрттерүле җырда: «Өй түрендәге сервантым премия белән тулган. Башкалар күптән мидәлле. Ник мин атказанмаган?!» дигән сүзләр дә бар.

Моңа җавап итеп, күптән түгел Гүзәл Уразованың «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булуын беренчеләрдән булып хәбәр иткән Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов шундый фикер белән чыккан:

«Илсөя Бәдретдинова “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаекмы? Әлбәттә! Үзенең репертуары , үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачасы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек. Әгәр дә кирәк икән без, безнең фонд бу эштә рәсми катнашырга әзер«, дип яза ул.

Илсөя Бәдретдинова белән Рәшит Ваһапов фонды – иҗади хезмәттәшлектә. Әйтик, Илсөя Бәдретдинова 13 апрельдә Казанның “Пирамида” залында башланып китәсе “Дуслык күпере” концертларында да катнашачак.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Илсөя Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova_ “Татарстанның атказанган артисты”исеменә лаекмы? Әлбәттә! Үзенең репертуары ,үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачасы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез,рәсми танылуга да лаек. Әгәр дә кирәк икән без,безнең фонд бу эштә рәсми катнашырга әзер.Илсөя Бәдретдинова белән без – иҗади хезмәттәшлектә. Әйтик, 13 апрельдә Казанның “Пирамида”залында башланып китәсе “Дуслык күпере” @duslik_kupere концертларында да Илсөя-иң көтеп алынган җырчыларыбыздан. Уңышлар сиңа, Илсөя! Барысы да әйбәт булыр! #илсоябадретдинова #рифатфаттахов #дуслыккупере #вагаповфест @r_fattakhov_ @vagapovfest

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

13 апрель Казанда башланып китүче «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестиваленең гастрольләр графигын исегезгә төшерәбез:

13 АПРЕЛЬ — КАЗАН, Пирамида

14 АПРЕЛЬ — САРАТОВ, ДК “Россия”

16 АПРЕЛЬ — ПЕНЗА , ЦКиД

17 АПРЕЛЬ – УЛЬЯНОВСК, ДК

18 АПРЕЛЬ – САМАРА, ДК Кирова

19 АПРЕЛЬ – ОРЕНБУРГ, Филармония

20 АПРЕЛЬ — СТӘРЛЕТАМАК, ГДК

21 АПРЕЛЬ – ЧИЛӘБЕ, Театр ЧТЗ

22 АПРЕЛЬ -МАГНИТОГОРСК , ДК Орджоникидзе

23  АПРЕЛЬ — ЕКАТЕРИНБУРГ , КЗ им. Лаврова

24 АПРЕЛЬ – ТӨМӘН, ДК “Железнодорожник”

25 АПРЕЛЬ – НИЖНЕВАРТОВСК, Дворец искусств

26 АПРЕЛЬ – СУРГУТ, Филармония

28 АПРЕЛЬ – ПЕРМЬ, Большой зал филармонии

30 АПРЕЛЬ – ЯР ЧАЛЛЫ, КЗ им. С.Садыковой

29 АПРЕЛЬ – УФА, ГКЗ «Башкортостан»

Билетлар Кассир.ру сайтында.

Бәйле