Данир Сабиров: «Уфа тамашачысы алдында гафу үтенәбез»

-- Гузель

//Tatar today//

Данир Сабиров, сәламәтлеге начараю сәбәпле, Уфадагы концертларын күчерә. Бу хакта җырчы  Инстаграмында хәбәр итте. 

«3,5 мең билет сатылып беткән иде. Килеп туган вәзгыятьнең катлаулылыгын аңлыйбыз һәм гафу үтенәбез, сезнең аңлавыгызга өметләнәбез. Сатып алынган барлык билетлар да күчерелгән вакытка гамәлдә булачак», дип язылган Данир Сабировның аккаунтында.

«Уфа тамашачысы алдында гафу үтенәбез
11 апрель көнне узачак концерт (ДК УМПО) 21 апрельга күчерелә.
12 апрель (ДК Молодежи) — 24 апрельгә;
13 апрель (ДК Молодежи) — 26 апрельгә;
14 апрель (ДК Орион) — 23 апрельгә», дип белдергән артист.

Бәйле