Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш?

-- Лэйсирэ

Чыннан да, гаиләдә акча кем кулында булырга һәм кайда сакланырга тиеш? Хатын сумкасындамы, шкафтамы, әллә ирнең саклык ке­нәгәсендәме?

Ирем белән өйләнешеп аерым бер гаилә булып яши башлаган вакытлар. Ай азагында ирем хезмәт хакын алып кайтып кулыма тоттырды. Акчаларны өстәлгә куйдым да, алар турында оныттым. өченче көнне ирем түзмәде, чәчелеп яткан акчаларны шкафка алып куйды. Шулай итеп, акча саклау ди­гән мәшәкатьле йөкне бик риза булып ирем җилкәсенә салдым. Га­җәплә­нерлек тә түгел шул, мин үскән гаиләдә акча әти кулында иде. Дөрес­рәге, әти белән әни хезмәт хакларын алып кайталар иде дә, бер өлешен көндәлеккә тотарга калдырып, калган өлешен әти санап ераккарак (әни дә белгән урынга) алып куя иде. Нишләптер әни акча тотарга бер дә хирыс түгел иде безнең. Ирем үскән гаиләдә нәкъ киресе булган. әтисе эчми-тартмый, акча тотарлык ышанычлы кеше булса да, эшләп тапкан барлык акчасын кайнанама алып кайтып биргән.

Акча мәсьәләсе өйдә бик җиңел хәл ителсә дә, эштәге хатыннар хезмәт хакымны тулысынча ирем кулына тоттырганымны һич кенә дә аңлый алмадылар. “Акча хатын-кыз кулында булырга тиеш. Ирләр акча тота белми. Салырга яратса, ашарга да акчаң җитмәскә мөмкин”, — дип күземне дә ачырмадылар. Бервакыт улым авырып эшкә чык­мадым. Икенче көнне үк эштән ике кыз килеп керделәр. “Без иреңнең эштә вакытын чамалап премия акчасын алып килдек. Бүлек җитәкчесе (ул да хатын-кыз) махсус үзе җибәрде. Иреңә акчаларны күрсәтмә, үзеңнең кирәгеңә тот”, — дип ныклап өйрәтеп китте болар. Нишлим инде мин бу кадәр акча бе­лән? Ирем эштән миннән иртәрәк кайткач, көн саен кибеттән кирәк әйберне үзе алып кайта. Ут-су, балалар бакчасы өчен түләүнең нәрсә икәнен дә белмим. Уйладым-уйладым да, ирем кайтуга акчаны өстәлгә чыгарып салдым. Янәсе, күрдеңме уңган хатыныңны, өйдә утырып та акча эшли. Эшкә баргач кызларның да кү­ңелләрен төшермәдем: “Акчаны яшердем, хәзер ничек тотарга соң аны миңа?” — дип кызыксындым. “Кыйммәтле кием, бизәнү әйберләре алсаң иреңә беркайчан да чын бәясен әйтмә, ирең дә тыныч йоклар, үзеңнең дә башың авыртмас”, — дип өйрәтте оешмабызның сатып-алу, хисаплау бүлегендә эш­ләүче кызлар мине.

Акча эшен бик яхшы белүче хезмәттәшләремнең тырышлыклары бушка китмәгән булып чыкты. Бервакыт эштән кайтышлый Бауман урамындагы кибеттә бик матур бәйләгән кофта күрдем. Яңа гына өй сатып алдык, кирәкнең чиге юк. Ирем алдында уңайсыз инде анысы, тик күзем төшкән ко­фтаны да бик аласы килә шул. Тукта, кызлар әйткәнчә эшләп карыйм әле дидем. Иремә: “Эшкә китереп саттылар, бик очсыз булгач алдым”, — дип әйттем. Ирем бер дә гаҗәп­ләнмәде, чөнки ул елларда кибет киштәләре буш, күп кенә әйберләр оешмаларга бартер буенча кайта иде. Икенче көнне үк яңа кофтамны киеп эшкә киттем. Эштә кызлар: “Кофтаң бик матур. үзең бәйләдеңме әллә?” — дип сораштыра башладылар. Кибетләрдә булмаган киемне гел үзебез бәйләп-тегеп кия идек бит. Ул көнне эштән кайтышлый ирем белән бер автобуста туры килдек. Мин шунда ук сөенечемне уртаклашырга ашыктым: “Эштә кызлар кофтаң бик килешә сиңа, үзең бәйләдеңме дип сорадылар”, — дидем. Бик тәм­ләп сөйли башлаган җиремнән ирем­нең көлемсерәп карап торуын күреп туктап калдым. Менә баш­сыз! Кофтамны эшкә китереп саттылар дип кич­тән әйткәнемне иртәнгә онытканмын бит! җир ярылса оятымнан кереп качкан булыр идем. Автобустан төшкәч, гарьлегемнән елап җибәрдем. “Мин сиңа кием алма дип әйткәнем юк бит, бәясен дә сораганым юк, акчаның да кая ятканын беләсең. Ял­ганлый белгән кеше тотылмый ул, син минем мо­лодец, ялганлый белмисең”, — дип, ирем үзем­не шактый озак тынычландырды. Эштәге кызларга бу турыда сөйләгәч исләре дә китмәде, аның каравы: “Хезмәт хакыңның бер өлешен өеңә алып кайтма, эштә калдыр”, — дип тагын бер “алтын” киңәшләрен бирделәр.

Ялган — чир кебек дип белеп әйтәләр. Бу ялган күңелемә ятмаса да, 50 сумлык кәгазь акчаны эштәге өстәл тартмасына шудырдым. Бер ай да узмады, иллелекләрне алмаштыралар икән дигән сүз таралды. Нишләргә инде? Ирем өйдә булган берничә иллелекне алыштырып кайтты. “Синнән яшереп калдырган иллелек бар, алыштырып кайт әле”, — дип әйтә алмыйм бит инде. Теге иллелек тә жәл, вакытына күрә әз акча түгел бит. Көчкә җаен табып алыштырдым мин моны.

Ике тапкыр да тотылып акыл кермәсә кермәс икән. өченче тапкырында 60 сумга бик килешле күл­мәк алдым, бәясен ирем сорамаса да, кызлар киңәш иткәнчә, шактый киметеп әйттем. Авылга шушы күлмәгемне киеп кунакка кайткач, әнием: “Кара әле, күрше кызы да шундый күлмәк алган, 60 сум әз акча түгел авыл кешесенә”, — дип әйтеп куй­масынмы. Хәзер генә ул төрле кибеттә төрле бәя, элек андый нәрсә юк иде. Оятымнан тагын кызардым, ярый әле ирем зирәклек күрсәтеп, эндәшмәде. Аның каравы, гомерлек сабак булды. Аллага шө­кер, бүтән андый ялганга бармадым. әниебез: “әтие­гездән яшереп акча җыймадым, ялганлый да белмәдем”, — дип горурланып сөйли иде. Иреңә әйтмичә җыйган акчаларның бәрәкәте дә булмаска мөмкин икән бит. Бергә эшләүче хатын: “Кассага кияүгә чыкканчы акча җыя башлаган идем. Хәзер дә, иремә әйтми генә, хезмәт хакымның бер өлешен салып барам”, — дип сөйлә­гән иде. Ул хатын 40 яшен­дә башындагы яман шештән вафат булды. Балалары юк иде. “Саклык кенәгәм кыз фамилиям­дә”, — дип әйткәне хәтеремдә. Ире ул акчаларны юллап ала алдымы икән?

Гаиләдә акчаны ничек тотарга дигән сорау бүген генә килеп чыкмаган. Мә­сәлән, язучы Антуан де Сент-Экзюпери гаиләсендә акча саклауның оригиналь тәртибе булган. Бөтен хезмәт хакын вак акчаларга алыштырганнар да, язучының эш­ләпәсенә салганнар. Акча кирәк булган һәркем шуннан ал­ган. Әйтәсе дә юк, демократик ысул, лә­кин гел күз уңаенда торган акча бик тиз бетә торган булган һәм язучыга кабат бурычка батарга туры килгән.

Замана үзгәрсә дә, гаиләдә акча белән бәйле мөнәсәбәтләр үзгәрде дип әйтеп булмый. Якын дустымның улы өйләнде. Яшьләр хезмәт хакларын аерым тотарга сөйләшкәннәр. әмма акчаны болай тоту үзен бер дә ак­ла­маган. Ике як та үз юрганын үзенә тарткан. үзең өчен генә акча туздырасың дип бер-берсен гаепләп арган яшьләр аерылышу чигенә барып җиткән. Яшь танышларым ара­сында үзара аңлашып яшәүче парлар күбрәк әлбәттә. “Хезмәт хакларыбыз икебезнең дә банк карточкасына күчә, утка-суга да, кием-салымга, ашау-эчү алуга да шушы карточка белән түлибез. Кем өлгерә, кемнең карточкасында акча бар, шул түли, безнең гаиләдә акча бүлешү дигән нәрсә юк”, — дип сөйләде Алия исемле танышларымның берсе. Бәхетлеләр акча санамый диләр, дөрестер күрәсең.

Ислам дине бу мәсьә­ләгә ничек карый соң? “Ислам кануннары буенча, гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы ир кешегә йөкләтелгән. җитмәүчелек булса, моның өчен Аллаһы Тагәлә каршында ир кеше җавап бирә”, — дип яза җәлил хәзрәт үзенең “Йөз дә бер вәгазь” китабында. Ди­мәк, хатынын, балаларын ашату гына түгел, киендерү дә ир өстендә. Хатын- кыз үз акчасын тели икән үзе өчен тота, тели икән әти-әнисенә булыша, яисә хәйрия эшләре белән шөгыльләнә ала. Тик менә акчасын бөтенләе белән үзе өчен генә сарыф итүче күпме хатын-кыз бар икән? Безнең заманда гаилә йөген икәүләшеп тартсаң да таманга туры килә әле. Гаиләсендә ярату, хөрмәт булган хатын-кыз иң беренче чиратта үзен түгел, якыннарын кайгырта шул. Шул ук вакытта, ялганламыйча да үзең теләгән әйберне сатып алу мөмкинлеге барын белү күңелгә чиксез рә­хәт­лек бирә. Ислам дине кануннары хатын-кызның хисчәнлеген дә, зәвыклыгын да истә тотып, аңа сайлау мөмкинлеген бирә, шуның белән аны ял­ганнан да, ир хакын бозудан да саклый икән бит.

Әлеге гыйбрәтле вакыйгалар һәр гаиләдә финанс мәсьәләсенең бик мөһим урын алып торуын күрсәтә. Ике кешенең хисләре көндәлек тормышта тикшерелә, көнкүрештә сынала. Шуңа күрә, гаиләдә акчаны кайда сакларга, ничек тотарга ди­гән сорауга дөрес җавапны бер-берсен кадерләп, сөеп, алтын туйларына барып җиткән парлардан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен.

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле