Дуслары 7 яшьлек малайның үлемен яшерә, ә әти-әнисе…

-- Лэйсирэ

10 апрельдә Бурятиянең Селенгинск районының Ноехон авылында кичке сәгать 6да бала югалган була. Борчуга төшкән әти-әнисе 7 яшьлек улларын тәүлек буе эзлиләр, бары тик икенче көнне генә бергә уйнаган дуслары аның суга батуы турында әйтә.

Балалар сөйләвенчә, алар елгага таш атып уйнаган вакытта малайның аягы тая һәм ул шуып боз астына төшеп китә. Калганнар фаҗига урыныннан куркып кача, дип яза Кызыл таң.

Шул ук көнне коткаручылар баланы эзли башлый. Тик елгада боз булуы эшне катлауландыра.

Әлеге фаҗигале хәл буенча тикшерү эше үткәрелә.

Фото: Соцсети

Бәйле