Прививкалар тирәсендә янә җәнҗал чыкты

-- Лэйсирэ

Йогышлы чирләргә каршы прививка ясату, ясатмау турында бәхәсләр күптәннән бара. Берәр җирдә йогышлы авыру килеп чыкса, бәхәс аеруча куера. Бу эшкә бөтенләй катнашы булмаганнар да социаль челтәрләр аша нәрсәдер әйтеп калырга тырыша.

Коткы таратучыга – штраф

Соңгы елларда табибларның вакциналарның әһәмияте турында сөйләгән сүзе көчен югалта төште. Моңа дәлил – прививкадан баш тартучылар саны арта. Кай­бе­рәүләр үзенә ясаткан сурәттә дә, баласына ясатмый. Шул ук вакытта әллә кайчан юкка чыккан чирләр яңадан баш калкыта. Узган ел Чаллыда берничә кешедә кызамык чире табылды. Шуннан соң ул чиргә каршы вакцина ясатучылар да кисәк арткан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шушы көннәрдә вакцина ясатуга каршы юнәлдерелгән язма чыгарган массакүләм мәгъ­лүмат һәм интернет басмалар җә­засын алырга тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Җәза дигәндә, министрлык андый шик-шөбһә тудыручыларны штрафка тартуны, кайбер интернет басмаларны яптыруны күз уңында тота. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева: “Мәгълүмат, мәгълүмати техно­ло­гияләр һәм мәгълүматны яклау турында”гы, “Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары турында”гы, “Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында”гы Законнарга үзгәрешләр кертергә чакыра. “Массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет басмалар һәм дини секталар аша вакциналарга кагылышлы дөрес булмаган хәбәр­ләр таратыла, шулар халыкның әлеге чарага карата ышанычын киметә”, – ди ул.

Рәсми мәгълүмат җитми

Тик тыю, чикләү, ябу юлы белән нәрсәгә ирешерләр? Ул хакта бе­лешү өчен Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән элемтәгә кердек.

– Кешенең вакцинациядән качарга тырышуы, прививка ясатырга бармавы зур проблема тудыра, – ди депутат. – Ни өчен дигәндә, әллә кайчан юкка чыккан инфекцияләр кире кайта башлады. Бер мисал китерәм: балалар бакчасында егерме сабыйның бишесе ясаткан, унбише юк, ди. Ул җирлектә, әлбәттә, инфекция таралу куркынычы бар. Әйтик, кызамык чире бө­тенләй беткән иде. Йогышлы чирне ил күләмендә күмәк рәвештә вакцина ярдәмендә җиңдек. Ул чагында, ясатмыйм, дип каршы чыгучылар булмады. Соңгы елларда яңадан шуның белән авыру очраклары күбәя. Бу нилектән болай булды? Җа­вабын да әллә каян эзлисе түгел. Файдасына караганда зыяны күб­рәк, дип сөй­ләп йөрүчеләр халык фикерен барлыкка китерә. Прививка ясаткач, өзлегүләр килеп чыккан, фәлән кадәр кеше үлгән, инвалид калган дигән сүзләрне ишетәбез. Кем чыгара ул хәбәр­ләрне, алар бит берсе дә рәсми мәгълүмат түгел! Ул хәбәрләрнең ялган икәнен раслау өчен рәсми саннарны булдырасы иде. Сәла­мәт­лек саклау министр­лыгының вакцина кертүгә каршы чыгучы сайтларны ябарга, оешмаларны штрафка тартырга кирәк, дигән фикере белән килешәсе килми, бүген берсен ябарлар, иртәгә – икенчесен. Кызыксынган кеше бү­тән сайтларда казыначак һәм те­ләгәнен табачак. Интернет чел­тә­рендә тискәре мәгълүмат күп.

Айрат Фәррахов бу җәһәттән Россия Дәүләт Думасына закон проекты керткән. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Вакцинацияләү кампаниясе өчен җаваплы булган Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре ел саен икенче кварталда прививка эше буенча хисап тотарга тиеш. Кайсы вакциналарны күпме кеше ясаткан, күпмесе баш тарткан, сәбәбен ничек аңлаткан, өзлегүләр булганмы, кайсы очракта? Барысы турында да ачыктан-ачык сөйләячәкләр. Бәйсез экс­пертларның, галимнәрнең фикере дә исәпкә алыначак.

Вакциналарга кагылышлы фи­керләр, чыннан да, каршылык­лы. “Иртәгә мәктәптә балаларга прививка ясарга киләләр. Ясатыйммы, юкмы?” – дип безнең редак­циягә шалтыратучы ата-аналар да була. Ник шулай икеләнеп калдыгыз, дип сорагач, зыяны хакында дус кызлардан, танышлардан ишеткән идем, диләр, ләкин төгәл дәлил ки­терә алмыйлар. Юкса иң әүвәл медицина хезмәткәре белән ки­ңә­шер­гә кирәк. Бала белән берәр нәрсә булса, алар янына йөге­рә­сең, дус-ишләр дә, интернет сайтлары да медицина ярдәме күр­сәтмәячәк.

Кайчан ясатырга ярамый?

Кешенең хроник авырулары көчәйгән чагы икән, температурасы күтәрелсә, эче китсә, ясатырга ярамый. Терелгәч, бер айдан ясатырга мөмкин. Вакцина төрле мат­дәләрдән тора, шуның берәр­сен­нән аллергия булса, шулай ук вакцина ясамыйлар.

Казан дәүләт медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты Халит Хәертдинов:

– Россия Федерациясендә 12 йогышлы чиргә каршы мәҗбүри вакцина ясала. Алар илкүләм календарьга кертелгән һәм ясалу вакыты билгеләнгән. Вакциналарның файдасы зур, аларны ясый башлагач, күп кенә йогышлы чирләр юкка чыкты. Әйтик, җил чәчәге авыруын шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. Шуңа күрә 1980 еллардан башлап аңа каршы вакцина ясау тукталды. Вакцинация үткәрелгәч, полиомиелит, дифтерия, кызамык, кызылча чирләре кимеде. Соңгы берничә ел дәвамында Татарстанда кызылча авыруы килеп чыкканы юк. Берара В гепатитының көчле формасы белән авыручылар күбәйгән иде. Вакцинация эшенә керешкәч, аны да җиңә алдык. Хәзер ул сирәк очрый. Кайчакта республикага Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, башка төбәкләрдән килгән кешеләрдә табыла. А гепатитына каршы вакцинаны ясату мәҗбүри түгел. Берәр кеше авырып китсә, аның белән якыннан аралашучыларга вакцинаны кертү тәкъдим ителә. Тиздән җәйге яллар башлана, чит илләргә чыгулар арта. Африкага, Төньяк Америкага баручыларга сары бизгәк чиренә каршы вакцина ясату начар булмас. Язгы чорда талпаннар активлаша, алар да энцефалит, боррелиоз чирләре китереп чыгарырга мөмкин. Тик Татарстанда ул җәһәттән вәзгыять кискен тора дип әйтә алмыйбыз. Әлеге чирләр Себер зонасында киң та­рал­ган. Республика халкы урманга, болынга барганда үзе талпаннан саклык ча­расы күрсә, шул җитә, аңа каршы күмәк рәвештә вакцина ясатырга киңәш ителми. Чит илләргә барыр алдыннан поликлиника табиблары белән ки­ңәшеп чыгу комачауламас. Хаҗга барырга җыенучыларга менингококк инфекциясенә каршы прививка кертәләр. Балалар арасында авыз куышлыгы вирусы инфекциясе киң таралган. Аңа каршы ясатырга мөмкин. Ул күбрәк салкын вакытта очрый, җәй көне кими. Җәйге вакытта энтеровирус ин­фекциясе килеп чыга, ә аңа каршы вакцина әлегә юк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълү­мат­лары буенча, баласына полиомиелит чиренә каршы вакцина ясатудан баш тартучы ата-аналар саны 7 мең 470кә җиткән. Коклюштан прививканы – 4,5 мең, кызамыктан – 8 мең 400, паротиттан – 8 мең 200, В гепатитыннан 10 мең кеше ясаттырмаган.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 54, 12.04.2019/)

Фото: пиксабай

Бәйле