«Дога кылып торсагызчы!» — Айгөл Фазыйлова яхшы яңалыгы белән уртаклаша

-- Лэйсирэ

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова язмышы якташларын гына түгел, гомумән, бөтен ил халкын битараф калдырмады. Әле март ахырында Айгөлгә чираттагы операция булды. Аның нәтиҗәсе турында ул в контактеда да язган.

– Операциядән соң хәлем Аллага шөкер, бар да яхшы! Мине авыртулар һәм химиядән соңгы халәтем борчый иде, бар да үтте, — дигән ул.

Хәзер Айгөл чираттагы химиягә әзерләнә, дип яза ШК. Бу көннәрдә генә операциядән соң гистология нәтиҗәләрен алган. Нәтиҗәсе бик куанычлы — шеше яман шеш булмаган! 23 апрельдә аның баш миеш һәм бөтен органнарын тикшерәчәкләр.

– Нәтиҗәләрен белүгә хәбәр итәчәкмен. Тагын бер кат үтенеп сорыйм, минем тикшеренү нәтиҗәләрем әйбәт булсын дип, дога кылып торсагызчы! — дигән ул в контактедагы битендә.

Фото: Татар-информ архивыннан

Бәйле