6 айлык сабый белән югалган хатынны эзлиләр

-- Лэйсирэ

Интернет киңлекләрендә – социаль челтәрләрдә әле бер яшь кешенең, әле икенче өлкән кешенең югалуы турында хәбәрләр күзгә чалынып кына тора. Бәхеткә каршы, югалганнарның күбесе исән-имин табыла.

Менә тагын бер күңелсез хәбәр – Ишембайда яшәүче 43 яшьлек Ләйсән Мифтахованы алты айлык сабые белән таба алмыйлар. Ана кеше 15 апрельдә иртән-иртүк йортыннан билгесез тарафка юлланган. “Отклик” эзләү-коткару отрядына Ләйсәннең зур кызы мөрәҗәгать иткән.

Ләйсәннең билгеләре: буе 165 см, гәүдәсе уртача, кара чәчләре иңнәренә төшеп тора, кара-кучкыл күзле. Башына соры башлык, өстенә тезгә кадәр озынлыкта булган фирүзә төсендәге куртка, аягына кара итекләр кигән.

Балага 6 айлар тирәсе, зур кара-кучкыл күзле. Башында — шәмәхә төсендәге башлык, өстендә — кызыл төстә җылы комбинезон, аның төймәләрендә – аю рәсеме. Комбинезон эчке яктан зәңгәр төстә.

Ана белән сабыйны күрүчеләр, танучылар булса 8 987 106 06 01 яки 02 телефоны буенча шалтыратсыннар иде.

Автор: Руфина Таҗиева. Өмет
Чыганак: «Башинформ»
Фото: «Отклик» эзләү-коткару отряды төркеме

Бәйле