Филүс Каһиров: «Бер җыр җырларга кирәк, ләкин…»

-- Лэйсирэ

Башкортстанда туып үскән татар артисты Филүс Каһиров, Татарстан һәм Башкортстан бердәм яшәсә иде, дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте. Биредә бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылу тантанасы узды.

“Башкортстанда туып үскән артист буларак, Татарстаннан килеп чыгыш ясау бигрәк тә җаваплы, дулкынландыргыч. Бер җыр җырларга кирәк, бер карасаң, ләкин эчеңдә булган хисләрне тамашачыга җиткерергә тиешбез. Шушы бәйрәмебез дустанә мөнәсәбәтләргә этәргеч булып торсын”, — ди ул.

“Башкортстанда җылы тамашачы. Җыр-моң, сәнгать икән, монда һәрвакыт яхшы каршы алалар. Монда сине үз кешең кебек кабул итәләр, Башкортстан артисты булсаң да, Татарстанныкы булсаң да. Зур рәхмәтләрем!” – диде Филүс Каһиров

Фото: соцсети

Бәйле