Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә бер ел элек булган янгын кемнәрнеңдер сансызлыгы, җавапсызлыгы аркасында күпме баланың гомерен кыйган иң коточкыч фаҗигаләрнең берсе санала. Ләкин шулай да бу куркыныч исемлекнең башында Чувашиянең Эльбарусово авылындагы янгын торадыр. 58 ел элек анда 106 баланың һәм 4 укытучының гомере өзелә. Әлеге фаҗига 1991 елга кадәр МВД һәм КГБ архивларында сер итеп саклана һәм бары тик СССР таркалгач кына фаш ителә.
…Шулай итеп, 1961 елның 5 ноябре. Чувашиянең Мариинск-Посад районындагы Эльбарусово авылында (Чебоксардан 40 чакрым ераклыкта) укучылар мәктәпкә Октябрь бәйрәме хөрмәтенә концерт куярга җыелалар. Агачтан төзелгән иске генә бу бинада аерым сәхнә дә, актлар залы да юк. Шуңа күрә урынны киңәйтү өчен, парталарны стенага, тәрәзәләргә таба күчереп, берсе өстенә берсен өеп куялар. Шулай ук класстагы ике ишекнең берсе дә парталар артында кала. Шактый гына зур саналган бу класс бүлмәсе 115 балага исәпләнгән була. Тантаналы концертка 1-6 классларда укучы 230 бала җыела.
Тиздән концерт башлана. Бу вакытта күрше бүлмәдә физика укытучысы Иритков, мәктәп директоры күрсәтмәсе буенча, өлкән класс укучылары белән бензин генераторын ремонтлый. Аны электр уты беткән очракта запаска торсынга әзерлиләр. Ул бүлмәдә мич була. Ләкин утын юеш булганлыктан, мич янып китә алмыйча тора. Шунда физика укытучысы мичтәге утын өстенә бераз бензин сала. Мич гөлт итеп кабынып китә. Кинәт күтәрелгән ялкыннан Иритков артка чигенә һәм артында идәндә чиләк белән торган бензинга абына. Чиләк идән буйлап тәгәрәп китә. Мичтәге ут ялкыны идәндәге бензинга үрмәләп каба. Шул арада утлы бензин күршедәге бүлмә ишеге астыннан да агып керә.
Физика укытучысы котылып кала — ул иң беренчеләрдән булып тәрәзәдән сикерә. Соңыннан аны ун елга төрмәгә ябалар, ә мәктәп директоры С.Ярукинны сигез елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Иске, коры, агач бинага күп кирәкми — ут бик тиз арада бөтен җиргә каба. Концерт барган бүлмәдә паника башлана. Ишектән коридорга чыгу мөмкин булмый, чөнки инде коридор да ялкынлап яна, шуңа күрә балалар дәррәү бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә ябырылалар (калган тәрәзәләр парталар белән капланган). Залдагы балаларның яртысы диярлек, нигездә кечкенә яшьтәгеләр чыгып өлгерә алмый…
Янгын сүндерүчеләр сабыйларның янган гәүдәләрен ишегалдына чыгарып өяләр. Район җитәкчелеге аларны икенче көнне үк күмәргә карар кыла. Шулай ашыгыч җирләүнең сәбәбе — алда 7 ноябрь — бөек бәйрәм, шуңа аны мондый матәмнәр белән бозарга ярамый. әле алай гына да түгел, корбаннар өчен аерым каберләр казып та мәшәкатьләнмиләр, җитәкчелек аларның барысын бергә туганнар каберлегенә җирләргә боера.
Көзен көн кыска, шуның кадәр мәетне күмәргә әзерләп бетергәнче кич җитә. Табутларны кабергә, ягъни тирән зур чокырга ике рәт итеп салалар. Караңгыда, автомобиль фаралары яктыртып торганда зур каберне бульдозер белән күмдерәләр. Бульдозер артка чигенгән саен, исәрләнеп елаган әниләр кабер янына килеп, балаларының табуты кай тирәдәрәк ятканын исләрендә калдырырга тырышалар.
Бер елдан Эльбарусовода кирпечтән төзелгән яңа мәктәпне ачалар. Яшертен сер 1991 елда дөньяга чыккач, 1994 елда мәктәп каршына корбаннар истәлегенә һәйкәл куялар. Анда өстендә кошлар очучы, ялкынга уралган бала сурәтләнгән. һәр елның 5 ноябрендә бу һәйкәл янында мәктәп укучылары үлгәннәрнең исемнәрен берәм-берәм кычкырып кабатлыйлар.
Фото: пиксабай