Илсөя Бадретдинова Гөлсирингә: «Күрәселәрең алда әле…»

-- Лэйсирэ

13 апрель Казанда башланып киткән «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале гастрольләре дәвам итә. Әлеге концертта татар эстрадасының популяр артистлары белән беррәттән Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары, эстрадабызда күптән түгел барлыкка килгән йолдызлы гаилә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина да катнаша.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова гастрольләрдә автобуста булган кызыклы хәлләрне видеога төшереп, Инстаграмга элгән. «Мишәрләр рулит» дип, ул автобус эчендәге артистларны барлый. Азат янындагы Гөлсиринне дә шушы санга кертмәкче була. Моңа җавап итеп Гөлсирин: «Почти мишәр», дип төзәтә. Ә Илсөя Бәдретдинова «яңа пешеп чыккан» киленгә: «Күрәселәрең алда әле…» – дип шаярта.

Исегезгә төшерәбез, «Дуслык күпере»нең чираттагы концертлары:

18 АПРЕЛЬ – САМАРА, ДК Кирова

19 АПРЕЛЬ – ОРЕНБУРГ, Филармония

20 АПРЕЛЬ — СТӘРЛЕТАМАК, ГДК

21 АПРЕЛЬ – ЧИЛӘБЕ, Театр ЧТЗ

22 АПРЕЛЬ -МАГНИТОГОРСК , ДК Орджоникидзе

23 АПРЕЛЬ — ЕКАТЕРИНБУРГ , КЗ им. Лаврова

24 АПРЕЛЬ – ТӨМӘН, ДК “Железнодорожник”

25 АПРЕЛЬ – НИЖНЕВАРТОВСК, Дворец искусств

26 АПРЕЛЬ – СУРГУТ, Филармония

28 АПРЕЛЬ – ПЕРМЬ, Большой зал филармонии

30 АПРЕЛЬ – ЯР ЧАЛЛЫ, КЗ им. С.Садыковой

29 АПРЕЛЬ – УФА, ГКЗ «Башкортостан» узачак.

Бәйле