- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
20 һәм 21 апрельдә Татарстанда җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Иртәгә, 20 апрельдә көндез республика территориясендә урыны белән алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр явуы көтелә.
Шулай ук төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил. Һава 7-12 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 21 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан – салмак җил. Төнлә һава температурасы −2.. +3 градус булачак, ә көндез 9 – 14 градуска кадәр җылытачак.
Фото: пиксабай