Җырчы Макsim юл һәлакәтенә эләгеп, җитди зыян күргән. Бу хакта Инстаграм аша аның ярдәмчесе Маргарита Соколова хәбәр итә. Якын арадагы концертлар һәм Макsim катнашуы белән бәйле барлык чаралар кичектерелә.
Беренче мәгълүмат буенча, җырчы аэропорттан Мәскәүгә юл тоткан вакытта авариягә эләккән. Артистканың «Абонент не доступен» исемле җырына клип төшерергә кайтып килеше булган.
Табиблар фаразлауларына караганда, Макsim 20 майга кадәр тернәкләнү үтәчәк.
«Бәхеткә, иң начары инде артта калды. Марина белән иң яхшы табиблар шөгыльләнә — аларга бик зур рәхмәт! Мин сезгә безнең хәлгә аңлау белән каравыгызны телим. Сезнең ярдәм һәм мәхәббәт Марина өчен бик мөһим. Планлаштырылган концертларны май ахырына күчерәчәкбез», дип аңлата Маргарита Соколова.