ТНВда «Адәм белән Һава» тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтовага, тапшыру чыкканнан соң, төрле эчтәлектәге хатлар килә икән. Мактаганнары күп, әлбәттә, ләкин геройларны сүгеп язганнарын укыгач, алып баручының йөрәге әрни. Төне буе йокламыйча борчылып чыктым, ди Ләйлә Дәүләтова.
«Сез беләсезме бу гаилә чынлыкта нинди? Ул бит кеше талап акча эшли? Монысы бит теге белән гуләйт итә» дигән сүзләрне алып баручы гайбәтләр дип атый. Ул тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, болай дип яза:
«Дусларым, ышаныгыз зинһар, мин үземнең геройларым турында сез язганнан да күбрәк беләм! Ләкин минем максатым ‒ башкаларның начар ягын эзләп йөрү түгел, үз гаиләбезне, үзебезне, үз уйларыбызны яхшы якка үзгәртү, чистарту белән шөгыльләник! Монысы күпкә файдалырак, гөнаһсызрак, саваплырак. Беребез дә фәрештә түгел, авылдан килеп ничек тә кешечә яшәргә маташучы гап-гади адәм балалары. », дип яза Ләйлә Дәүләтова инстаграмда.