Вадим Захаров: «Шушы җегетләргә мактаулы исем бирсеннәр иде»

-- Лэйсирэ

Җырчы Вадим Захаров бик күп җырлар авторлары Айдар Минһажев һәм Айдар Тимербаев белән күрешеп, алга таба планнар корып, нинди темаларга җырлар язу турында сөйләшеп утырган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә.

«Шушы җегетләргә мактаулы исем бирсеннәр иде, алар бит татар эстрадасына бик зур эш башкаручылар, килешәсезме, дуслар? Коллегалар да кул куяр дим мин», ди Вадим Захаров.

Бу пост тамашачылар арасында бик күп уңай комментарийлар җыйган.  Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов аларга кушылып: «Үземнең исемне бирәм если что» дип язган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ике шэхес белэн! Минем биик куп жырларымнын авторлары Айдар Минхажем хэм Айдар Тимербаев @aidardus ! Курештек эле, алга таба планнар кордык, нинди темаларга жырлар язу турында, гомумэн биииик озак кына сойлэшеп утырдык. Шушы жегетлэргэ мактаулы исем бирсеннэр иде, алар бит татар эстрадасына бик зур эш башкаручылар , килешэсезме дуслар? Коллегалар да кул куяр дим мин……

Публикация от Вадим Захаров (@vadimzaharov_offigennyi)

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий