Саба бистәсендә яшәүче Гөлфия Гыйбадуллина берничә тапкыр редакциягә шалтыратып: “Әби урамда калды. Аны оныгы өеннән куып чыгарды”, – диде. Сораштыра торгач, шул мәгълүм булды: Гөлфия – әбинең олы килене икән.
– Рәфыйк эчсә, каты сүгенә иде. Ләкин монысына гына түзәрлек, ул әнисенә кул күтәрде, сукты. Үзен җир йөзенә тудырган кешегә сүгенеп, руслар ана эткә дәшкән кебек кенә дәште, – ди Гөлфия апа.
– Муенымның артыннан каты итеп тота да, этеп җибәрә иде. Күкрәкләремә кадәр сызлады. Кая барып төшәсең бит. Янына килеп утыруга: “Күземнән югал, күрәсем килми, туйдым!” – дип кычкыра, аннан миңа ташлана иде, – ди Сания әби кадерләп үстергән баласы турында.
– Андый гадәте булгач, нигә аның янына чыгып утыра идең соң? – дип сорыйм Сания әбидән.
– Сөйләшеп утырасы килә бит инде! Минем туганнарым, аралашыр кешеләрем дә юк, – ди ул.
– Бу турыда авылда яшәүчеләр, күршеләр, Рәфыйкның хатыны белән улы да белгәндер, берәрсе полиция хезмәткәрен чакырткандыр, җирле үзидарә рәисенә хәбәр иткәндер бит? – дип сорыйм алардан.
– Каенана сиздермәскә тырышты. Шулай да, без хәлен белергә баргач, миңа әйткәли иде. Соңгы вакытта полиция хезмәткәренә, җирле үзидарә рәисенә шалтыраттым. Берсе дә ярдәм итмәде. Алай гына да түгел, кысылып йөрүем аларга ошамады. Сабага алып кайткач кына табибка күрсәттем. Өстәвенә, әби ач килеш яткан, күршеләре ипи алып кайтып ашаткан, – ди Гөлфия апа.
– Гаиләдә шундый башка сыймаслык хәлләр майтарылгач, нигә башта ук олы улыңа килмәдең? – дип сорыйм Сания әбидән.
– Өен ташлап китәргә курыккан, – дип аның өчен җавап бирә Гөлфия апа.
* * *
Язманы «Акчарлак» газетасының 16 нчы саныннан укый аласыз.