Ил Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көненә ел саен бирелә торган түләүләр хакындагы указга кул куйды, дип яза Өмет.
Түләүләр шулай ук Латвия, Литва һәм Эстониядә көн күрүче Русия гражданнары булган ветераннарга биреләчәк.
Указ хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган. “Россия-24” каналы хәбәр итүенчә, Җиңү көненә тәгаенләнгән түләүләр 10000 сум тәшкил итәчәк.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Фото: РИА Новости