Казанда югалган баланы эзлиләр

-- Лэйсирэ

Казанда югалган 14 яшьлек малайны эзлиләр. Укучының югалуы турындагы мәгълүмат социаль челтәрдә чыкты.

«Гвардия» полиция бүлегенә бала югалу турында гариза тапшырылган. Хәзер малайны эзләү чаралары алып барыла», – дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, югалган малайның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул улының мәктәптән кайтмавын хәбәр иткән.

Шулай ук яшүсмерне төнлә 3.00 сәгать тирәсендә Сахаров урамында күрүләре, аның качып китүе турында да мәгълүмат булды.

Фото: пиксабай

Бәйле