Май бәйрәмнәрендә һава торышы сөендерәчәкме?

-- Лэйсирэ

Иртәгә, 29 апрельдә, кичен һәм төнлә Татарстан территориясендә -5 градуска кадәр суыклар булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава +6…+9 градуска кадәр җылына.Төбәкнең төньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышта салкынрак булачак.

Шул ук вакытта республикада урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, киләсе атна башында Татарстанда һава торышын салкын төньяк антициклоны билгеләячәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 7-8 градуска түбән төшәчәк, дип яза Татар-информ.

Фото: соцсети

Бәйле