Алсуның кызы җиңүне сатып алганмы?

-- Лэйсирэ

«Голос» проектында җиңүче ун яшьлек Микелла Абрамова шатланырга да өлгермәде, аның җиңүен сатып алуда гаепләүләр башланды. Интернетта шау-шу күтәрелде, шул сәбәпле Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды.

Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган.

Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный.

«Голос. Дети» проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту өчен көрәшкә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде, дип яза Кызыл таң.

Фото: соцсети

Бәйле