Башлангыч класста укыганда, җыр дәресендә дүртенче класс кызлары (без икенче класс балалары) такта янына “Зәңгәр күл” дигән җыр җырларга чыктылар. “Зәңгәр күл бик матур күл, тирәсе камышлык, аның белән без әле тик быел таныштык…”
Беренче куплетны җырлап бетерүгә, укытучы апа урыныннан сикереп торды да: “Оялмыйча камышлыкта таныштык дип җырлап торасыз! Җырламагыз яңадан бу җырны!” – дип ачуланып, кызларны урыннарына утырткан иде. Бу вакыйга бик исемдә дә калмас иде, әмма кызлар мәктәптән кайтканда бу турыда юл буе сөйләшеп кайттылар. “Нәрсәсе ярамаслык соң бу җырның? Радиодан балалар җыры дип бирделәр бит. Шуннан отып алдык бит без аны. Аңламассың бу олыларны”, – дип үртәлүләре бүген дә күз алдымда. Олы яшьтәге укытучы апабызның әлеге җырны бер дә ишеткәне булмаганмы? Алай дисәң, узган гасырның илленче еллары башында ук Салих Сәйдәшев һәм Гамир Насыйриның балалар өчен атап язылган бу җыры заманында бик популяр булган бит. Пионер лагеренда ял итүче балалар турындагы җырның нинди “җыртыгы”н тапкандыр укытучы апабыз?
Без эшли башлаган җитмешенче елларда укытучыларның август киңәшмәсе өчәр көн бара иде. Икенче көнендә район укытучылары көче белән үзәктәге клубта зур концерт куела. Залда алма төшәрлек урын булмас иде. Бер концертта миңа да җырларга туры килде. Якташыбыз Зифа апа Басыйрова репертуарыннан “Сагынам” җырын җырладым. Яшь чак бит! Зифа апага охшатып җырларга тырыштым әле. Җырлавымны ошаттылар, шаулатып кул чаптылар. Концерт тәмамлангач, өлкән яшьтәге бер укытучы абзый фойеда минем яныма килеп әкрен генә: “Сеңлем, бик матур җырладың, рәхмәт! Ләкин кыз бала өчен “әллә ниләр бирер идем аһ дигән сүзләреңә” дип җырлау бер дә килешми инде”, – диде. Мин әле ул вакытта “әллә ниләр” сүзенең шулкадәр “тирән” мәгънәгә ия икәнен белгәнме?! Һәркем үз каланчасыннан торып хөкем чыгара диләр бит. Шулай да халык алдына чыгасың икән, җырың да, сүзең дә шик уятырлык булмасын икән дип нәтиҗә ясап куйган идем күңелемнән шул вакытта ук. Халыкның колагы бик сак бит ул. Әнә, “гомерләрнең көзенә керәм, кышка ялгыз керәм” дип сәхнәгә күтәрелгән бер яшь кенә җырчы кызыбызны интернет битләрендә чеметкәләп алдылар берара.
Бервакыт Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән (Оскар Усманов көе) “Каеннар арасында” җыры турында бәхәс булып алды. Җырчы Рәсим Низамов бик матур итеп башкарды ул җырны. Сирәк кенә булса да, радиодан хәзер дә бирәләр аны.
Заманында җырдагы “ялгыш каенны кочканмын, мин аны син дип торам” тезмәсеннән гаеп эзләп хәлдән тайды халык! Хәтта бер апа “минем ир лаякыл исереп кайтса да, мине каен белән бутамый” дип язып та чыкты кебек. Р.Миңнуллин шырдый-бырдый шигырь яза торган кеше түгел. Әдәби образ дигән төшенчә бар бит әдәбиятта. Каен – аклык, сафлык, матурлык, яшьлек символы да. Мәхәббәт дигән саф хистән, яшерен мәхәббәттән эчмичә дә исергән яшь кешенең (үзегезнең 17-18 яшьлек вакытларыгызны исегезгә төшерегез) сөйгәнен ак каен белән бутавы гаҗәпмени! Сөйгәне дә бит ак каеннар арасында йөгереп уйный. “Сылу сының, ак күлмәгең, син аклыкка күмелдең, күзләремә син үзең дә каен булып күрендең…” Бер дә гаепләрлек түгел! Шигъриятнең үз законнары. Теләсәң, йомыркадан да җөй табарга була анысы, әмма акыллы кеше моның белән маташмый.
“Сандугачлар – капкада, канатлары – тактада” дип җырлана торган җырны да сүтеп җыйдык бервакыт. Ничек инде сандугач канатларын җәеп капкага кунсын ди?! Төрле фикерләр яңгырады. Бәлки капкага бизәк итеп төшерелгән сандугачлар булгандыр алар? Бәлки бу җыр чыккан вакытында башка сүзләр белән җырланып, безнең көннәргә килеп җиткәнче, колактан-колакка күчә торгач, шундый үзгәреш кичергәндер? Әнә бит, Лена Шагыйрьҗанның 2014 елны чыккан бер шигырь китабы “Кәрәз төбе каты бал” дип атала. “Тәртип” радиосына “Чакырылган кунак” тапшыруына килгәч, алып баручы аңа: “Ни өчен шулай дип атадыгыз китабыгызны?” – дигән сорау биргән иде. Шагыйрә якынча болайрак җавап бирде: “Галиябану” җырында “тәрәз төбе каты бал” дип җырлана. Беренче вариантында ул “кәрәз төбе каты бал, ашыйсың килсә ватып ал” булган булырга тиеш. Тәрәз төбе каты бал булмый бит, кәрәз төбе булгандыр ул. Күп җырлана торгач, кәрәз тәрәзгә әйләнгәндер дип уйлыйм”.
Чыннан да, шагыйрәнең бу китабында соңгы 10-13 елда иҗат ителгән Ватан, туган тел, милләт турында эчке бер горурлык, уйланулар уята торган әсәрләре тупланган. “Кәрәз төбен”дәге иң тәмле шигырьләре… Алып укы да, уйлан, горурлан!
Җырның “җыртыгы” булмый калмый. Ләкин кайда, кайчан, ничек җырларга икәнен дә белсәк иде.
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.
Фото: соцсети