Татарстанга давыл килә

-- Лэйсирэ

2 май, якындагы 1 – 3 сәгатьтә, Татарстан территориясендә көньяктан секундына 20-25 метр тизлектә көчле җил исүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Имин булмаган метеорологик шартлар урыны белән көн дәвамында, 2-3 майда төнлә дә сакланырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

Фото: пиксабай

Бәйле