«Мәктәп бинасын сүтеп алып, ташларын каядыр алып киткәннәр»

-- Лэйсирэ

Туган авылым Арпаяздан (Кукмара районы) күңелемне моңсуландырырлык хәбәр килде — ничә дистә еллар баш­лангыч мәктәп хезмәтен үтә­гән бинаны сүтеп алып, ташларын каядыр алып киткәннәр. Аның ике ягын­дагы Файзәттәй бе­лән Нәфисәттәй йорт-җир­ләренең урыннары болай да буш калган иде инде. Димәк, хәзер өч йорт урыны рәттән чокыр-чакыр булып калган. Шу­шы күренеш йөрәгемә ярамас дип, кайтып үз күзләрем белән күрергә һаман батырчылык итмим.

Совет чорында, ягъни утызынчы еллардан алып туксанынчы елларга ка­дәр, анда авылның ничә буын кешеләре башлангыч белем алды. Шуңа күрә авылдашларымның һәрберсенең күңелендә аның белән бәйле күпме хатирәләр бардыр. Сугыш вакытында һәм аннан соң да берничә ел буена бинаның аскы катында ашханә эшләде. Миннән дүрт яшькә олы Хәкимулла абыем белән икебезнең шунда “Әмерикә” бот­касы ашарга йөрүбез хәтердә калган. Аш пешерүче Гали Мәликәсе дигән апа безгә шул әмерикә дигән җирдән килгән ботка банкасына салып, өйдә ашарга да биреп җибәрә иде. Анысын ачыктан-ачык бирергә ярамагандыр инде, кешегә күрсәтмәгез дия иде. Менә шулай кытлык елларда яшәешне ялгап җибәргән урын буларак та якын иде бу йорт.

Әмма минем өчен әлеге бина тагын бүтән ягы белән дә кадерле иде. Ул — безнең нәсел-нәсәп, ягъни элгәр буыннарыбызның гомер иткән нигезе. Эш шунда — Арпаяз авылында иң тармаклы шәҗәрә тәшкил итүче нәселләрнең берсе, мөгаен, безнекедер. Аның башында Нигъ­мә­тулла исемле ерак бабабыз торган. Әлеге нәселнең ике бертуган улы, ягъни Гобәйдулла белән Яруллалардан бу тармаклар тагын да үрчеп киткән. Гобәйдулланың Шакир, Сәләхетдин, Шәйхетдин, Мөхетдин, Котдус исемле уллары була. Шакир, Котдус дигәннәре узган гасырның мәхшәр елларында, җитешле яшәүдә гаепләнеп, авылдан куылалар. Сәләхетдин белән Шәйхетдиннәрнең токымнары әле бүген дә авылда матур гына яшәп яталар..

Ярулла дигәне исә турыдан-туры безнең тармакны үстереп җибәрүче. Тагын да дөресрәге, ул минем әни ягыннан Галимулла исемле бабамның әтисе. җәмәгате Бибифатыйма белән алар Хәйрулла, Хамия, Заһидулла, Кәшифә, Галимулла, Мө­хәррәм исемле ул-кызлар тудырып үстерәләр. Шулай килеп чыга: төп йорт­та өлкән улы Хәйрулла бе­лән аның хатыны Хөсембану кала. Минем бабам Галимулла да шушы йортта үсеп башка чыга. Димәк, бу йортта минем бабам да, ана сөте имеп, бишектә тирбәлеп үскән. Галимулла бабам белән Сәрбиҗамал әбиемнең биш кыз баласы була: Шәмсевәлия, Нурхәят, Гайшә, Нәсимә, Зәйтүнә. Алар бабамның өлкән абыйсы Хәйрулланы дәү әти дип йөрткәннәр.

Авылны ару тормышлы кешеләрдән арындырган утызынчы елларда Хәйрулла бабамны бала-чагалары белән Магнитогорскига сөрәләр. әле мин илленче еллар азагында аның Ибнеямин исемле улының авылга кайтып киткәнен хәтерлим. Бу вакытта мин Арпаязның мулла өендә урнашкан клубында мөдир булып эшли идем. Бу абзыебызның, ишекнең ке­лә­сен төшерттереп, шу­шын­да намаз укып алганы бүгенгедәй күз алдымда.

Бәхетләренә күрә дип әйтсәң, сәер була инде, Ярулла бабамнар утызынчы елларга кадәр яши алмыйлар — 1922 елда хатыны, бер елдан Ярулла бабам үзе вафат була. Арпаяз авылы зиратындагы безнең нәсел аумагында аларның кабер ташлары һаман да басып тора. Язу­лары да әйбәт укыла. әлеге ташлар ерактан кайтартылган. Билгесез осталар аларны зәвык бе­лән эшләгәннәр. Эпиграфика өлкәсендә күп хезмәт куючы галимнәребез Ирек һадиев белән Раиф Мәрданов үзләре әзерләгән “Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре” дигән китапта бу кабер ташларының сурәтләрен, алардагы язмаларның күчермәсен төгәл итеп урнаштырганнар. Тагын дүрт-биш елдан аларның куелуларына йөз ел тула. Алар хәзер дә, бераз янтайган булсалар да, биредә ерак әби-бабаларыбызның затлы сөякләре җирләнгән булуын белдереп торалар. Әлбәттә инде, хәзерге кешеләрнең аларның шул сүтелгән мәктәп бинасына мөнә­сәбәтле затлар икәнлекләреннән хәбәрләре юк. Бу инде халкыбызның егер­менче еллар ахырында гарәп язуыннан мәх­рүм ителүенең бер нәти­җәсе. Ник дигәндә, бу ташларда гарәп графикасы белән барысы да язылган бит. Әмма аларны бүгенге көндә кем укый белә? Шул бер кыргый гамәл белән генә дә халкыбызга күпме рухи зыян салынган!

Әбием Сәрбиҗамал ми­не беренче класска озатып калганда: “Мәктәп — бабаңнар йорты. Анда кер­гәндә, әгүзе-бисмиллаңны әйт, шулай итсәң, синең сүзләр әби-бабаңнар рухына дога булып барып ирешер”, — дигән иде. Мәктәптән кайткач тагын сорады: “Яхшы сүзләреңне әйттеңме? Онытма, гел әйтеп йөр”. Мәктәптә җыештыручы булып шунда күршедә генә торучы, безгә туган тиешле Габдулла абзый белән Нәфисә әби эшлиләр иде. Ул вакытта балалар күп, дүрт сыйныфка кимендә илле укучы булгандыр. Шушы ике өлкән кеше мәктәпне ялт иттереп, чиста, җылы итеп тоталар иде. Нәфи­сәттәй кайчакларда безгә дә менә. Чәй эчкәндә әбигә: “Мәктәп булса да, иртүк мич ягарга кергәч, Габдулла шунда иртәнге намазын да укып чыга. Бабаңнар йорты догасыз тормый”, — дия иде.

Бервакыт тәнәфес вакытында шул Габдулла абзый безнең класс бүлмәсенә керде. Мөлаем гы­на бу карт саңгырау иде. Шунда укытучы Ниса апабыз аңа лампа алып керергә кушты. Кичен нин­ди­дер җыелыш буласы икән, шуңа лапма кирәк ди. әм­ма картның колагы янына килеп, күпме генә кычкырса да, тегесе аны ишетмәде, “ә-ә, нәрсә” дип тик тора. Аптырагач, укытучы апабыз кулына акбур алып, шул сүз­не тактага без белмә­гән хәрефләр белән язып күрсәтте. Габдулла абый үзен­нән нәрсә таләп ителгәнне шундук белеп алды. “Ә-ә, лампа кирәкме? Күп­тән шулай дип әйтәләр аны. Кәрәчин салам да, хәзер кертеп куям”, — дип, ашыгып-ашыгып чы­гып китте. Без шаркылдашып көлештек. Ниса апа аңа ничә тапкыр әйте бит инде югыйсә, ә ул бабай “күптән шулай дип әйтәләр аны” ди. Бигрәк кызык! Ниса апабыз безне кисәтте: “Минем болай язганны беркемгә дә әйтмәгез, яме. Мин аны сезгә түгел, Габдулла бабагыз өчен генә яздым бит”, — диде. Без укытучы апабызның әбиебез китапларындагы хәрефләр белән яза алуына кызыгып карадык. Кара әле, ниләр белә икән ул!

Күрәсең, гарәп язуы дин язуы дип каралган бер вакытта балаларга аны күрсәтү нык тыелган булган. Укытучы апабызның безне кисәтеп куюы бик кирәкле булгандыр. Дин үзе тыелгач, аның язуы да яшь буын өчен ят булырга тиеш! Вәссәлам!

Хәтер төпкеленнән шу­ңа охшаш бик күп хатирәләр калка. әле ул йорт үз урынында басып торганда, ничектер, алар турында гамьләнелмәгән. Мәңге шулай булыр дип уйланылгандыр. Ләкин берни дә мәңгелек түгел шул. Еллар уза, йортлар да туза икән. Вакыт дигән галиҗәнаб барысын да үзе белән ияртеп алып ки­тә тора. әмма бер те­ләк бар: алга таба бу урын, яхшы максатларда гына файдаланылсын, анда нигезне кадерсезли торган гамәлләр кылынмасын иде.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН.

tatyash.ru

фото: пиксабай

Бәйле