“Кырда бер үләнгә охшаган 20 төрле үлән булырга мөмкин. Белеп җыярга кирәк”, – ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова. Арча районы Наласа авылында яшәүче әлеге ханым күп кенә авыруларны, хәтта бүген иң киң таралган яман шешне дә дәвалый торган дарулар ясый.
– Сезнең үләннәр белән дәвалавыгызны кайдан белеп килә башладылар?
– Элек даруларны беркемгә дә бирми идем. 2010 елда бер ханым килеп керде, яман чирдән дару сорый. Ничектер аңа биреп чыгардым һәм 2013 елда бер журналист килеп, газетага язгач, башланды инде.
– Онкологиягә каршы кулланыла торган үләннәр агулы, дидегез. Алар безнең якта үсәме?
– Безнең якта үсә торганы да бар аның, үсми торганы да. Агулы үләннәр белән сак эш итәргә кирәк. Мәсәлән, кеше канлы үләнне (чистотел) файдалы дип ишетә дә, шуны эчә башлый. Атна-ун көн эчә дә, бәрәңге чәчәге сихәте турында укый һәм шуңа күчә. Бераздан чебен гөмбәсе шифасы хакында белеп ала. Кемнән нәрсә ишетә, шуны кулланып, кешенең бавыры сафтан чыга.
Әңгәмәне тулысынча «Акчарлак» газетасының 18 нче саныннан укый аласыз.