Чистайда пассажир автобусы дөрләп яна [фото]

-- Лэйсирэ

Чистай шәһәрендәге Карл Маркс һәм Вәлиев урамнары чатында пассажирлар йөртә торган «ПАЗ» автобусы янып беткән. Бу турыда «Татар-информ«га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр кичә 18.46 сәгатьтә 112 номерына килгән.

Урынга килеп җиткән коткаручылар берничә минут эчендә янгынны сүндергән. Янгын 14 квадрат метр мәйданда булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, транспорт чарасының механизмнары һәм төеннәре системасы ватылу сәбәпле, янгын килеп чыккан.

Вакыйга вакытында бер кеше дә зыян күрмәгән.

Бәйле