«Кызым 13 яшеннән төннәрен югалып йөри башлады»

-- Лэйсирэ

Сырхауханәдәге озын көннәр бер-беребезнең йөрәк серләрен тыңлап уза. Нинди генә язмышлар юк та, нинди генә гыйбрәтле вакыйгалар ишетмисең! Сәвилә сөйләгәннәр дә күңелне кузгатты.

— Соңгы берничә елда чәчләрем агарып бетә бугай инде, — диде ул. — Бердәнбер кызым мине тыңламый башлады, юлдан язып бара. Яшьлегемдә бик юаш, кешегә күтәрелеп карарга да курка торган йомыкый кыз идем. Мәктәптә тырышып укыдым, аннан югары уку йортына кердем. Институтны бетерергә ярты ел кала, бер егет белән таныштым. Беренче егетем иде ул, аңа кадәрле беркем белән дә җитди аралашканым булмады. Мине аңлаучы кеше гел янымда булгангамы, аның белән йөри башлагач, оялчанлыгым да юкка чыкты. Ул: “Син укып бетергәч тә өйләнешербез”, — дип, миңа чат ябышты бит. Бик яраттым шул мине аны. Укып бетергән елны, август аенда гөрләтеп туй ясадык. Ул чакта әле 22 яшем дә тулмаган иде. өйләнешүебезгә бер ел дигәндә, кызыбыз туды. Ирем бик көнче кеше булып чыкты, берәр ир-ат белән, хәтта электән аралашып үскән авылдашларым белән елмаеп сөйләшсәм дә, кара тавыш чыга иде. Бала бераз исәя башлагач кул да күтәрә башлады. Тиздән кул күтәрүләр каты кыйнауга ка­дәр барып җитте. үз әти-әниемә дә, аныкыларга әйтүнең дә файдасы булмады, каты сөйләшүләрдән соң берничә көн тын тора да, янә шул мәхшәр башлана.

“Йөрисең, сөйрәлчек” дип җанымны ашады. Ә ул үзе йөргән икән. Теләсә-нинди хатын белән типтерә башлагач, мине дә шулар калыбына салып караган ахрысы. Болай яшәүнең бер чиге булырга тиеш бит инде дип, бик еш өзгәләнеп елый идем. Бервакыт төнлә кайтып керде дә, йоклап яткан җиремнән тартып торгызып: “әле генә бездән кем чыгып китте?” — дип, чәчемнән йолкый-йолкый, тибә- тибә кыйнады. Бала бу хәлләрне күреп һушсыз калып карап торды, еламады да бәгърем. Аңыма килгәндә больницада ята идем. Иртән әтием хәлемне белергә килгәч, аңсыз килеш идәндә ятуымны күргән дә ашыгыч ярдәм чакырткан. ә теге җүн­сез миннән үч алгач, берни булмагандай иртән эшкә китеп барган, балам, елый-елый арыгач, йоклап киткән. Сырхауханәдә айдан артык дәвалангач, әти-әнием йортына кайттым. Ир белән бергә яшәүнең мәгънәсе юк иде инде. Суд озак йөртмәде, аерды. ә миңа бергә төзегән йорттан, бергә алган машинадан, йорт эчендәге мал-мөлкәттән сыңар кашык та тимәде. Ирнең таныш-белеш, әшнәләре күп иде, кайсына акча төртеп, кайсын бүтәнчә юмалап, барысын да үз файдасына хәл итеп куйган. Минем аның белән көрәшеп, ачуланышып йөрергә көчем дә, теләгем дә юк иде. Ни булса шул дип, әти-әни янында яши башладым. Ярый әле алар икесе генә яши иде. Без аерылышканда кызыма ике яшь тә тулмаган иде әле, хәзер 17 гә җитеп килә. Менә шул гомер эчендә әтисе аның янына бары өч тапкыр килеп күренде. Аерылышканнан соң өч хатын белән яшәп карады, алардан ике баласы туды, тик берсе белән дә юньле-рәтле тора алмады. Хәзер ялгыз яши диләр. ә менә кызымның холык- фигыле нәкъ әтисенеке инде, тиз кызып китә, өстәвенә, каны да аныкы кебек “уйный” торган, дәртле булып чыкты. 13 яшеннән үк егетләр белән йөри башлады. Яшьтәшләреннән берсе дә егетләр белән йөрми, ә ул инде төннәрен үк югалып йөри башлады. Мин моны соң аңладым шул, мин аңлаганда аңа 15 яшь иде. Кыз инде кулдан-кулга йөри башлаган, аның өчен егетләр чират тора икән. әйтүләр дә, үгетләр дә файда бирмәде, кыз азганнан-аза барды. Мәктәпне исән-имин тәмамлады, Аллага шөкер. Хәзер инде бер урыс белән йөри башлаган. Мин үзем шәһәрдә яшим, туган йортка атнага бер генә кайтам. Авылда эш булмагач, шәһәргә китеп эшкә урнаштым. Кыз атна уртасында, мин юклыктан файдаланып, әти белән әнине — инде олы кешеләрне җәзалый икән. Егете белән кайтып, янап, әниләрнең пенсия акчаларына кадәр алалар, кул күтәрергә дә күп сорамыйлар икән. әни мескенем, кан басымы белән интегеп үлеп китә бугай инде бу хәлләрдән. Полициягә хәбәр итим микән әллә дип тә уйлап куям. үз балаң булса да, җаныңны өшетсә, жәл түгел икән. Беркөнне эштән кайтуыма бүлмәмнең асты-өскә килгән, алтын бизәнү әйберләре саклана торган шкатулкам буш көенчә идәндә аунап ята. Запаска берәр нәрсә алып куярга дип шактый гына акча туплаган идем, анысы да юкка чыккан. Башта фатирны караклар баскан дип уйлаган идем, үз баламның эше икәнлеге башыма соңрак кына барып җитте. әллә наркотиклар да куллана микән дип уйлыйм. Баштарак ике-өч көн генә югалып тора иде, хәзер берәр ай өйгә кайтмый йөргән чаклары күп. Киңәшергә янымда әти булган кешесе дә юк. Нишләргә дә белмим инде…

Бала нәни чагында гына сөйдерә шул, үскәч көйдерә. Баласы хәсрәтеннән бөрешеп килгән бу мескен анага ни дип киңәш бирергә?..

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле