Гөлназ Асаева һәм Элвин Грей исеме белән бәйле сенсацион яңалык булырга тора

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасында «лейбл» оештыру дигән күренеш ешаеп китте. Элвин Грейның экс-директоры Андрей Бажура яңа музыкаль лейбл оештыруы турында әйтте. Әлеге лейблның төп җырчысы — танылган җырчы Гөлназ Асаева булачак. Бу хакта тулырак әлеге ТНВ язмасында.

Андрей Бажура нигә «Элвин Грей» музыкаль лейблыннан киткән?

Лейбл директоры белдерүенчә, лейбл чит ил артистларының һәм шәхси концертлар оештыру, артистларга администратор, продюсер булу һәм тавыш яздыру, клиплар төшерү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук алар танылырга теләгән сәләтле кешеләр белән дә эшләргә планнаштыралар. Журналистның: «Минем таныласым килә. Әйтик, мин матур җырлыйм. Миңа нишләргә кирәк?» — дигән соравына: «Безнең администраторларыбызга үзегезнең җырларыгызны җибәрергә кирәк», — дип җавап кайтардылар.

Тик бу көннәрдә лейбл исеменнән бары тик бер генә җырчы җырлыйчак. Ул — Гөлназ Асаева. Лейблның командасы әлегә бары тик аның белән генә эшләргә әзер.

«Нигә үзегезне „лейбл“ дип атадыгыз соң?» соравы үзеннән-үзе туа. Әлеге сорауга директор аларның командалары клиплар төшерергә, профессионаллар ярдәмендә башкаларга да материаллар әзерли алачакларын әйтте.

Билгеле булганча, директор Андрей Бажура Элвин Грейның экс-директоры. Әлбәттә, матбугат конференциясен дә әлеге сорау да яңгырады.

«Күпләрегезгә билгеле, мин Элвин Грей командасыннан киттем. Күпләр конфликт көтә, ләкин мин билгеле бер талашу аркасында лейблдан китмәдем», — диде Андрей.

Аның сүзләренчә, Элвин Грей лейблында эшләүчеләр барысы да профессионаллар, үз эшләсенең остазлары. «Мине әлеге лейблга күпкә өйрәтте», — диде директор.

Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга ярыймы?

Контрактта, килешү рәвешендә эшләгән җырчыларның арасында кияүгә чыгарга, бала табарга ярамаганнары бар. Гөлназ да искәрмә түгелдер. «Сер булып калсын», — диде Гөлназ. Шаяртып: «Гөлназ кияүгә чыгам, дип яныгызга килсә, нишлибез?», — дип сорагач: «Туй үткәрәбез инде», — дип җавап кайтарылды. Ә Гөлназ исә: «Андый хәл булмаячак», — диде.

Әйтеп үтү кирәк: Гөлназ ике-өч ай элек үзенең биш ел эчендә кияүгә чыгарга теләве турында әйткән иде.

Татар халык җырларын рус, инглиз теленә тәрҗемә итмәкче булалар

Гөлназ Асаеваның татар теленә карата булган мәхәббәте турында язып үтик. Матбугат конференциясе рус телендә барды. Бу шаккаттыргыч түгел, чөнки лейблның директорлары рус. «Татар телен әз генә беләм», — диде татар телендә Андрей. Шул җөмләдә генә тукталып калды. Ләкин Гөлназ, конференциянең русча баруына карамастан, татарча сөйләде. Әле өстәвенә татар халык җырларын русчага, инглизчәгә тәрҗемә итәргә кирәк икәнен әйтеп үтте. Бу яңалык түгел, татар эстрадасында әлеге күренеш инде кабатланган иде. Хәтерләсәгез, «Зәңгәр томан» җыры татарча да, инглизчә дә яңгырады. Әлеге җыр зур казанышка ия булды дип әйтеп булмый. Шулай да бәлки Гөлназ үзе һәм аның командасы, гомумән, башка продукт уйлап таба алырлар. Аларга уңышлар! Бары тик шул: Гөлназ бүген татар эстрасында «шытып-пытыр» җырлар гына башкарып йөрүче җырчы түгел. Аның кебекләр бармак белән генә санарлык. Ни өчендер әлеге лейблның әллә ни кирәк булуына төшенеп булмады. Гөлназ үзенең тамашачыларын да тапты кебек. Лейблның башлангыч чорында, ягъни хәзер тиешле булганча лейбл җырчыны түгел, ә җырчы лейблны танытачак.

Матбугат конференциясе кунаклары белдерүенчә, 2020 елның яз айларында Гөлназ Асаева Татарстан районнары һәм Идел буе төбәкләренә зур гастроль туры белән сәфәргә чыгачак. Җырчының: «Башкортстанда мин инде танылган, ә Татарстан тамашачысы мине әлегә белми. Куркыта, ләкин лейбл ярдәмендә Татарстан буйлап та концертлар оештырып булыр», — диде җырчы.

Бары тик уңышлар гына! Һәм бер үтенеч: шундый ук ачык, гади һәм иң мөһиме — татар җырчысы булып кал.

Фото: соцсети

Бәйле