Ришат Төхвәтуллинга зур гаепләү белдерәләр

-- Лэйсирэ

Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту — илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.

«Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар — өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без — яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз», — диде ул.

Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.

«Миңа концертларда «и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың» дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен — чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам», — ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару — татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

«Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең», — ди җырчы.

Фото: инстаграмнан

Бәйле