“Бәхетле” төркеме инвалид арбасындагы кыз белән очраша алачаклармы? Үзләре әйтә

-- Лэйсирэ

Татар сәхнәсендә яңа җырчылар барлыкка килгән саен, миндә, эстрада турында күзәтеп баручы буларак, болар нишләр икән инде, нәрсә турында җырлар икән дигән сораулар барлыкка килә. Әле күптән түгел генә «Бәхетле» төркеме Татарстан тамашачысы өчен таныла башлады.

Әлеге төркемдә ике егет катнаша: Филүс Вәлиев, Лев Кулушев. Татар сәхнәсенә алар нәрсә алып килергә телиләр? Ничек бер-берсен табып, дуэт булдырганнар? Алар дуэтларның озак еллар бергә эшли алмаулары белән килешәләрме? Бу һәм башка сорауларга егетләр үзләре җавап бирделәр.

— Егетләр, сәламнәр! Әңгәмәбезне сезнең «Бәхетле» төркеме буларак сәхнәдә күпме вакыт эшәвегезне сораудан башлыйк әле.

— Безнең формалашуыбызга 14 март бер ел булды. Кастинг үтүен белеп, катнашырга булдык. Продюсерыбыз безне сайлап алды. Сайлап алу туры бер генә көн барды. Икенче көнгә безне шалтыратып, студиягә чакырдылар.

— Нинди җыр башкардыгыз?

— Лев — Рим Хасановның «Тамчы тама» җырын, Филүс үзе иҗат иткән «Онытты улы әнкәсен» җырын башкарды.

— Берегезгә — 20, икенчегезгә 25 яшь. Аерма сизеләме?

— Юк, Лев, үзенә 20 булуына карамастан, олылар кебек фикер йөртә белә. Ул үзен җитди тота.

— Шоу-бизнеска озакка килдегезме?

— Һәрбер башкаручының, һәр дуэтның үз иҗат юлы. Ышанырга, тырышырга кирәк. Шулай да без әле тиз арада китмәбез дип уйлыйбыз.

— «Артур-Марат» дүэты да башта шулай дип уйлагандыр. Ләкин хәзер алар аерым җырлыйлар. Сездә дә шулай булыр микән?..

— Алар хәзер аралашмыйлар да бугай. Бездә алай булмас дип уйлыйбыз. Без бер-беребезне аңлыйбыз. Әгәр дә аерым җырлый башласак та, дустанә мөнәсәбәттә калырбыз дип уйлыйм.

Сез дуслармы? Аралашкан кешеләрегез, компанияләрегез берме?

— Уртак дусларыбыз бар, әлбәттә. Күпләр безне бары тик коллегалар гына дип белә. Бу алай түгел. Без гел бергә бит: концертлар куябыз, эшебез уртак, шуңа күрә төрле хәлләргә дә очрыйбыз. Ничек инде дуслар булып китмисең ди?!

«Безнең максат — популяр булу»

Егетләр белән аралашканда, Лев миңа текәрәк кебек тоелды, Филүс исә гади авыл егете тәэсирен калдырды. Татар телен Филүс кебек камил белмәгәнгә микән, Лев безнең белән бик сирәк сөйләште. Шуңа күрә күп очракта сорауларга Филүс җавап бирде. «Нишләп җавап бирми, ник сөйләшми?», — дип сорагач: «Күп сөйләшми ул, ә минем фикерләрем бар, һәм мин фикеремне әйтергә курыкмыйм», — диде Филүс.

— Филүс, син бай гаиләдәнме?

— Юк, әти-әниләрем бай кешеләр түгел.

— Акча җитмәгән чаклар була идеме?

— Әйе, өй авыш, идәннәр җимерек булган чаклар да бар иде.

Сәхнәдә үз исемеңне булдырыр өчен акча кирәк бит…

— Әйе, килешәм. Без тырышабыз, эшлибез. Барысы да тиз генә булмый, вакыт кирәк. Бер ел эчендә туплаган тәҗрибәбез безгә алга таба ярдәм итәр. Уңышларыбыз да юк түгел бит. Сәхнәдә үз исемеңне булдыруга әкрен генә, ашыкмыйча гына барырга кирәк.

— Продюсер тәкъдим иткән җыр сезгә ошамаса, сез үзегезнең фикерегезне әйтә аласызмы?

— Әлбәттә, бергә уйлашып эшлибез. Шулай да соңгы сүз продюсерныкы.

— Кем сезгә киемнәрне сайларга булыша?

— Үзебез сайлыйбыз. Төсләренә игътибар итәбез.

— Нинди темаларга җырларга яратасыз?

— Төрле темаларга җырларга кирәк. Һәрбер тема җырчыны башка яктан ача.

— Җырның темасын аңлый белү дә кирәк. Мәсәлән, үлем турында җырлый алыр идегезме? Якын кешеләрегезне күмгәнегез бармы?

— Темаларның барысы турында да җырлар идек. Хәтта әлеге тема безнең тормышыбызга кагылмаса да, китаплар, кинолар аркылы әлеге хисне аңлый алабыз. Үлемгә килгәндә, бертуган энемне югалттым. (Укучым, исеңә төшерәм: егетләрнең Филүс исемлесе сөйли — автор.)

Нәрсә булды?

— 18 яшендә юл хәләкәтенә очрады.

Энеңне күмгәч, күңелең түрендә берәр нинди үзгәреш булдымы?

— Һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Хәтерлим: студент чакта авылга әниләр янына ике айлар буена кайтмаган чаклар була иде. Ике атналап әти-әнигә шалтыратмаган чаклар бар иде. Якыннарыбызның, туганнарыбызның исәнлегенә сөенеп яшәргә кирәк.

— Татар халык җырлары, ретро-җырлар сезнең репетуарыгызда бармы?

— Әйе, «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Бер минут», «Туй күлмәге», Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Ак болытлар» ретро-җырлары бар. Алга таба әлеге исемлек артачак дип ышанабыз.

Шоу-бизнеска нәрсә бирә алырсыз икән?

— Башка төрлерәк җырлар башкарырга иде. Татарстанда күп җырларның көйләре охшаш. Кайвакыт бер җырны икенчесеннән аерып булмый.

— Бизнес дибез бит инде, акча эшләргә килдегезме?

— Әйе, акчага мохтаҗ булып яшәмәскә иде Аллаһ боерса. Тырышып эшләсәк, акчасын да таба алырбыз. Әйтеп үткәнемчә, балачакта акча җитмәгән чаклар булды, шуңа күрә киләчәктә үзебезнең балаларыбызга безгә әти-әниләр бирә алмаганны биреп булсын иде. һәм, әлбәттә, әти-әниләрне дә кайгыртырга, аларга акча белән ярдәм итәргә иде.

Үзегезгә популяр булу ошыймы?

— Әйе! Без ихластан җырлыйбыз. Син җыр башкарганда, тамашачы, сине аңлап, тыңлый икән, моннан да зур рәхәтлек юк. Шундый җырчылар бар: алар үзләренең тавышы турында гына уйлыйлар, тавышларына сокланалар. Бу дөрес түгел. Син җырың, тамашачың турында уйларга тиешсең.

Шоу-бизнеста танылыр өчен, журналистлар белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. «Кара пиарга» ничек карыйсыз?

— «Кара пиар»га, «сары» матбугат»ка берничек тә карамыйбыз. Юри, тамашачыны алдап, булмаганны булды дип сөйләргә ярамый.

— Ә Казанда үткән бер концертта булган вәзгыять турында нәрсә әйтерсез? «Болгар кызлары» экс-солисткасы белән үбешүне алдап уйлап куйган идегезме?

— Мин ул кызның кем икәнен дә белми идем. Күпләр әлеге күренешне «кара пиар» дип атады. Бәлки безнең продюсер аның белән сөйләшкән булгандыр, ләкин мин бу хакта бернәрсә дә белмим.

— Шуңа күрә озак итеп үбештеңме?

— Юк, аптыраганнан нәрсә эшләргә генә белмәдем. Барыбер кешегә хәзер бернәрсә дә дәлилләп булмаячак. Шуңа күрә әлеге теманы ябыйк.

«Йолдыз чире безне дә көтә»

— Популяр җыр нинди булырга тиеш?

— Ике төрле җыр бар: гадирәк һәм катлаулырак. Мәсәлән, «Әйтмә син авыр суз» һәм «Мин сине яратам». Икесе ике җыр, ләкин икесе дә популяр. Тиз ритмлы, гадирәк җыр да, катлаулы җыр да хит була ала. Күбесе җырчыдан һәм авторлардан тора.

— «Йолдыз чире» сезгә кагылдымы әле?

— Продюсерыбыз әйтмешли, әлеге күренеш һәрбер популяр булырга теләгән җырчыны көтә. Ләкин нинди вакыт аралыгында әлеге авырудан арынуыбыз бары тик үзебездән тора. Популяр булу — безнең максат, ләкин күктәге йолдыз булу теләге бездә юк.

— Бүген сезне тыңлыйлар, тамашачыгыз да бар. Дуслар күбәя башладымы?

— Әйе, элек безнең белән бер дә аралашырга теләмәгән кешеләр хәзер тартыла. Имеш, без аларга «братан». Андый дуслар булмасын иде.

«Башка бер китереп бәргәч, өйләнербез әле»

— Йөргән кызларыгыз бармы?

— Юк, әлегә кызлар юк. Юк дип, алар бар, ләкин үзебезнең тиң ярыбыз була алырдай туташ әлегә очрамады.

— Кайсыгыздан сорыйм микән? Филүс, нишләп йөргән кызларың белән аерылыша идең?

— Миңа кеше белән күңелсез була башлый. Сөйләшер сүз, ихлас хисләр юк.

Кайчан өйләнергә уйлыйсыз?

— Башка бер китереп бәрер әле (көләләр). Әлегә өйләнергә әзер түгелбез. Матди яктан да әллә ни әзер түгел, кешесе дә юк.

Мәңгелек мәхәббәт бар микән?

— Бардыр, ләкин мәхәббәт төрле була. Минемчә, беренче күрүдә мәхәббәт барлыкка килә алмый. Башта гашыйк буласың, соңыннан сөйләшәсең, аралашасың, һәм хөрмәт барлыкка килә.

— Бүген сезне яратучы кызлар күп. Алар арасыннан бердәнберне сайлап алып булырмы?

— Сайлап йөрергә вакыт юк. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр Алла теләсә. Әлегә беренче урында эш.

— Башта гашыйк булам, дисең. Димәк, чибәрлек мөһим?

— Мөһим дип инде… Анысы да булырга тиеш. Йөрәк дөп-дөп килә, эчтә күбәләкләр оча — менә бу гашыйк булу.

— Күз алдыңа китер: син билгеле бер кафега килеп кирәсең дә, мине күреп, яныма утырасың. Мин сиңа ошыйм, мин чибәр. Ләкин торыр вакыт килеп җиткәч, минем йөри алмавымны аңлыйсың. Миңа коляска алып киләләр. Бу очракта ни була? Күбәләкләр очуыннан туктыймы?..

— Курку барлыкка киләчәк. Бик кызык һәм кызганыч сорау, әлеге хәлдә булганым юк. Шуны гына әйтә алам: әти-әнием генә каршы булыр иде. Бәлки әлеге кызга булышып буладыр? Мин булышырга тырышыр идем. Ә сез исән-сау Аллага шөкер.

— Ярый, аңлашылды. Гаилә коргач, сәхнәдән китү ягын карыйсызмы?

— Аллаһ боерса җырларга иде! Шуңа күрә пар сайлауда ашыкмыйбыз. Артист хатыны булу бер дә җиңел түгел, ә гаиләдә тынычлык булырга тиеш. Гаилә корырга җитешербез Аллаһ боерса, хәзергә исә кеше булырга, аякка басарга кирәк.

ТНВ

Бәйле