Яшел Үзән районының Норлат авылында гомер итүче Рәйсә Миңнуллина гаиләсе турында моннан берничә ел элек язган идек. Шуннан бирле хәл белешеп, аралашып торабыз. Үзенең ике кызы янына тагын 12 баланы әниле иткән кеше ул! Тәрбиягә алган балалары хакында чит итеп сөйләшми. Алар барысы да минекеләр, ди.
– Ирем бик акыллы булып чыкты. Хатын-кызның бәхете ирдән дә тора бит. Әгәр ул каршы килсә, мин ятимнәр йортында эшлим дип кенә моның кадәр бала алып кайтып булмас иде. Кеше баласына җылы бирү җиңел эш түгел. Алар бик сизгер була, бер караштан барысын аңлыйлар, – ди Рәйсә Миңнуллина.
Бу кадәр баланы канат астына алуы юктан гына түгел: әнисе ятимлектә үскән.
– Әби үлгәч, бабай башка кешегә өйләнә. Үги анасы әнине кабул итми, өйдән куып чыгара. Бу хәлләрне күреп торган бер авылдашы аны үзенә ала. Әнинең тормышы авыр булган. Казанга килгәч тә, ятим балалар арасында яшәгән. Шуңа күрә гомер буе үзе дә ятимнәргә җылы өләшергә хыялланды. Әмма әти үлеп китү сәбәпле, бу теләген тормышка ашыра алмады.
Әнисенең теләген Рәйсә ханым үти. Баштарак ул ятимнәр йортындагы сабыйларны үзләренә кунакка гына ала. Беренчесендә дүрт баланы алып кайта. Туганнар Маша белән Сашаны һәм Венера белән Аделне аермый. Бу һәр ял саен дәвам итә. Ике көн тиз үтә, дүшәмбе, барысын да уятып, иртә таңнан эшкә китәсе. Әнә шул чакта ире Наил абый: “Бу балаларның башын катырып йөрмә. Үзебездә генә яшәсеннәр”, – ди.
– Мин бала ала башлагач, туганнарым башта куркып калды. Мәрхүм әнием генә җылы сүзен җиткерде. Теләгемне үтәдең, рәхмәт сиңа, диде. 11 балам мәктәптә укый, берсе техникумда белем ала. Быел тагын ике бала алдык. Аларны тәрбиягә алган опекуннары кинәт үлеп китте. Шуннан соң безгә күчтеләр, – дип сөйли Рәйсә ханым. – Өч балам тормышта инде. Аларын исәпкә дә кертеп тормыйм. Студент балаларым да атна саен кайтып йөри. Кайберәүләр, унсигезе тулгач, ул балалар синеке түгел, диләр. Ничек инде алай булсын! Минекеләр алар! Хәлебездән килгәнче, ярдәм итәчәкбез. Килер бер вакыт, бәлки, безгә дә ярдәм кирәк булыр. Бары балаларыма гына таянам. Аллаһы Тәгаләдән дә аларга миһербан, шәфкать сорыйм.
Әмма тормышны хис белән генә алып барып булмый. Бу гаиләдә дә җитәрлек мәшәкатьләр.
– Табигатькә чыгарга уйласак, иремә җиде тапкыр барырга, җиде тапкыр кайтырга кирәк. Беребез килеп җиткәнче, икенчебезнең кайтасы килә. Машинабыз кечкенә. Безнең гаиләгә зур автобус кирәк. Башкача булмый. Үзебез алыр идек, мөмкинлек юк. Мәскәүдә бер бәйгедә җиңеп кайткач, автобус бирәбез дигәннәр иде. Әмма безгә ул да эләкмәде. Гаиләдә тәрбиягә алынган балаларның саны сигездән артса, өстәвенә арасында физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар булса, дәүләт автобус бирә иде. Тик безгә генә насыйп булмады, – ди Рәйсә ханым. – Йөрәктә урын күп булса да, йортыбызда урын аз бит безнең. Әнә шуңа килеп төртеләбез. Моның кадәр күп бала аласыбызны белсәк, йортны да зуррак итеп салыр идек. Баштарак булышуларын сорап, җитәкчеләргә дә барырга кыенсынып йөрдек. Кеше сүзе дә куркытты. Өйләренә сыймагач, ник бала алган, диярләр дип уйлый идек. Әмма күңелне бернишләтеп тә булмый. Балалар янында эшләгәч, аларның ничек итеп өзгәләнеп әниләрен көткәнне күрәбез шул без.
Миңнуллиннар гаиләсенә моннан өч ел элек район түрәләре кунакка килә. Төп йортка терәп салынган ике катлы янкорманы да күрәләр. Балаларның монда сыймаганына инанып кайтып китәләр. Киткәндә, бу янкорманы сүтегез, без сезгә яңа йорт төзеп бирәбез, диләр.
– Күпме бала алдында әйтелде бит бу сүзләр. Без дә, алар да ышандык. Тиз генә янкорманы сүтеп ташладык. Янәсе, йорт төзесәләр, урын булсын, ул җирләр чиста торсын, дибез. Хыяллар белән өченче ел узып бара инде. Әмма күңел һаман көтә әле. Быел җәй көне төзи башламаслармы дип торабыз, – дип өметләнә Рәйсә ханым. – Урын аз булу тату яшәргә комачау итми. Йорт та салыныр әле. Иң мөһиме – сабыйларым исән-сау булсын, авырмасыннар. “Әни” дип өзелеп торуларын ишетүгә ни җитә соң? Бер-бер артлы кочакларга йөгерүче балаларымны күргәч, бар борчуларым юкка чыга.
(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 66, 09.05.2019/)