Гүзәл Уразова «показуха» диючеләргә «доказуха» күрсәтә

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразова бакчачы булып киткән әле. Безне шаккатырудан туктамый Гүзәл. Гастрольләр сезоны туктаган арада да ял итәргә уйламый, бакча эшенә чумган, дип яза Уразова.ру сайты.

1 май көнне Гүзәл көрәк-тырмаларын тотып, балалары белән бакчада суган утыртты, кишер, чөгендер чәчкән иде. Җырчының шулай бакчада эшләвенә ышанмыйча тәнкыйть утына тотучылар да булды. Андый тәнкыйтьчеләргә җавап йөзеннән, өч-дүрт көн дигәндә, Гүзәлнең суганнары тишелеп чыгып үсеп тә киләләр. Илдар Хәкимов әйтүенчә, суганнар ашка салырлык булып үскән инде. Хәзер Гүзәл җиләк үрчетергә ниятли. Шул хакта тамашачыларыннан, инстаграм битендәге дусларыннан киңәшләр дә сорый.

«Җәйгә планнар зурдан. Җиләкнең нинди генә сорты юк икән?! Бәлки сезнең арагызда тәҗрибәле бакчачылар бардыр? Нәрсә киңәш итәрсез? Безгә уңайлы булсын иде: су сибәргә онытсак та, җиләген мул итеп, кар төшкәнчегә кадәр бирсен. Нинди сорт җиләк алырга?» — дип яза Гүзәл шәхси аккаунтында.

Гүзәлнең бакчада төшкән фото һәм видеоязмалары бөтен интернетны шаулатты. Барысын да Гүзәлнең ничек бөтен эшкә өлгерүе кызыксындыра. Киңәшләр арасында нинди сортлы җиләк алырга, кыярны ничек утыртырга кебекләре дә бар, «бакчада эшләү — җырлап йөрү генә түгел ул», дип язучылар да юк түгел. Гүзәл үзенең бөтен укучыларына да җаваплар язып, рәхмәтләрен әйтеп, барысына игътибар күрсәтергә дә вакыт таба.

Бәйле