“Бозым түгел микән?”: Азат Фазлыев 16 килога ябыккан

-- Лэйсирэ

Азат Фазлыев Инстаграмда гаиләсендәге кризис вакытлары турында язып чыккан. “Кризислар — һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз», ди ул.

“Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, — дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз.

Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты.

Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде. Андый әйбергә элек ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым», дип уртаклаша Азат Фазлыев.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Кризислар — һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз. “Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, — дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде… Андый әйбергә аныңчы ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым. Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу — беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә! Сезнең гаилә кризисларны ничек җиңде? Яисә урап уза алдыгызмы? Нәрсә ярдәм итте? #азатфазлыев #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Бәйле