«Бала урларга булышкан табибә бу сүзләрне сөйләп бетергәнче, чак акылдан язмадым»

-- Лэйсирэ

Илгиз гомере буе үз уйларында буталып йөри торган егет булып чыкты. Башында нәрсә икәнен бер Ходай гына белә аның. Берәр темага сүз катсаң, ул үзенекен сөйли башлый. Ниндидер сәер фәлсәфә, мин аңламый торган фикерләр тупланган аның башына. Күпме генә серенә төшенергә тырышсам да, Илгизнең бу сәерлеген аңлый алмадым.

Хәер, мин бит аны кечкенә вакытыннан ук белмим. Бәлки, сабый чакта берәр стресс- мазар кичергән, йә булмаса авыр җәрәхәт алгандыр.

Бу хакта дустымның үзеннән сорарга булдым.

Тик сабый чагы турында сөйләүне үтенгәч, Илгиз бөтенләй үзгәрде дә куйды:

–Үткәннәремдә казынырга синең ни хакың бар? Берни дә сорама! Бер сүзеңә дә җавап бирәсем килми! Ычкын моннан!–диде ул ярсып.

5 ел буе очрашып йөргән егетемне мин бөтенләй танымадым. Әйтерсең лә аны үзгәртеп куйдылар. Шул көннән башлап безнең аралар тагын да суына төште. Илгиз бөтенләй сөйләшмәс, сәламемә җавап бирмәс булды.

Ә мин исә моны болай гына калдырырга теләмәдем. Төеннең чишелешен табу өчен, Илгиз өйдә юк чакны туры китереп, өйләренә бардым. Бәхеткә, әнисе Дилбәр апа гына өйдә иде. Башта сүз башларга уңайсызланып тордым. Тик озак маташырга вакыт юк иде. Бераз хәл-әхвәл сорашкач, турыдан-туры Илгиздәге үзгәрешләрнең сәбәбен сорарга булдым.

Шулчак Дилбәр апаның йөзе агарып китте. Ул үзен начар хис итә иде булса кирәк.

–Балам, син Илгизнең иң авырткан җиренә баскансың,–диде ул һәм яшьле күзләрен сөртә-сөртә сүзен дәвам итте.–Ана бәхетен татый алганым өчен мин гомерем буе бер ханым алдында бурычлы. Ул булмаса, мин беркайчан да “балам” дигән сүзне әйтә алмас идем.

Ходай мине ана булу бәхетеннән мәхрүм итте. Табиблар беркайчан да бала алып кайта алмыйсың, дигән куркыныч диагноз куйды. Бу көнне минем өчен дөньяның бер чите уалган кебек булды. Чөнки иремнең ничек бала көтүен, гомере буе әти булырга хыялланган 40 яшьлек ирнең төшләрендә бала күреп уянуын яхшы белә идем. Үземнең “кысыр” булуым турында аңа берни әйтә алмадым. Шулчак башыма бик тә мәкерле бер уй килде. Ходай үземә бала бирмәгән икән, башканыкын урларга! Берне тапкан хатын икенчесен дә таба ала. Ә мин мәңге әни була алмаячакмын.

Яман уйны тормышка ашырырга шайтан булыша торгандыр инде ул. Җаен да, кирәкле кешеләрен дә, тиешле акчасын да таптым. Иремә: “Миндә авыру таптылар. Балага зыяны килмәсен өчен хастаханәдә ятарга куштылар. Тик моның өчен шактый акча кирәк булачак”,–дип алдадым. Тиздән әти булырга җыенган ир туачак баласы өчен барысын да эшләргә әзер иде. Ул, гаиләм акчага мохтаҗлык кичермәсен дип, Себер якларына эшкә китте. Шуннан файдаланып, мин “йөклелек чорын” бик ансат үткәреп җибәрдем.

Мәкерле уйларымны тормышка ашырырга хастаханәнең баш табибәсе булышты. Ирем кайтканда, без улым Илгиз белән хастаханәдән чыккан идек инде. Илгиз көн үсәсен төн үсте. Бик тиз үсеп буйга җитте. Тупырдап торган ул үстерүебезгә әтисе дә, мин дә бик шат идек.

Барысы да яхшы гына барганда, бер күңелсез вакыйга булды. Мин 19 ел элек бала тапкан хастаханәнең баш табибәсе көннәрнең берендә безнең йортны атлап керде.
Ярсыган ханым миңа эчендә җыел­ганнарның барысын да минут эчендә әйтеп салды. Хатын-кызның теленә шайтан төкергән дип әйтүләре хактыр ул.

Баксаң, теге юлы без баласын урлаган ханым зур түрә хатынына әйләнгән икән. Теге вакытта нарасыеның “үле туганын” белгәч, ул бу кайгыны бик авыр кичергән. Ә иң үкенечлесе–ул башка бала таба алмаган. 19 ел буе дәваланса да, файдасы тимәгән. Шул сагыштан хатынның акылына зыян килгән. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә диләр бит. Ир нидер сизенгән. 20 ел элек булган вакыйгаларда үзе казына башлаган. Хатынын шундый хәлгә төшергән табибларны түрә эссе табада биеткән. Миңа бала саткан табибә ханымга дөреслекне ачарга туры килгән. Аны шул минутта ук эшеннән азат иткәннәр.

Табибә бу сүзләрне сөйләп бетергәнче үзем дә акылдан яза яздым. Ә иң аянычы: безнең әңгәмәне Илгиз ишетеп торган. Менә шул көннән башлап мин улымны танымыйм. Ул бөтенләй сөйләшмәс, беркем белән дә аралашмас булды. “Син җинаятьче” дип кычкырса да, “кайда минем үз әнием” дип еласа да сүз әйтмәс идем. Тик ул эндәшми.

Дилбәр апаның сүзен шапылдап ябылган капка тавышы бүлде. Ишектә бик пөхтә итеп киенгән, галстуклы бер абый күренде.

–Илгиз Зыятдинов биредә яшиме?

–Әйе.

Шул мизгелдә чәчләренә ак төшкән абзыйның битендә Илгиз чалымнарын күреп алдым. Яшьләремне тыеп тора алмадым.

–Мин Илгиз артыннан килдем,–дип сүз башлады галстуклы абый.–Ул минем кем икәнлегемне дә белми. Бәлки белмәс тә иде. Тик аны якты дөньяга китергән хатын бүген мәңгегә күзләрен йомды. 20 ел буе үлгән дип уйлап йөргән, ике дистә ел канлы яшь түккән, үзен битәрләп яшәгән ана нарасыеның исән булуын да белми калды. Баласының күзләренә тутырып карый да алмый, мәңгегә күзләрен йомды ул. Мин улым артыннан килдем. Кайда ул? Минем дә үз баламны күрми, аны бер тапкыр да иркәләми үлеп китәсем килми.

Бу мизгелдә һәркемгә авыр, тик иң авыры Дилбәр апага иде. Кылган гамәлләре, яшьлек юләрлеге өчен үкенә, бик үкенә ул. Тик үкенүдән ни мәгънә? Соңарган үкенеч язмышларны үзгәртә алмый шул.

Сиринә ФӘТХУЛЛИНА

* * *

Язма «Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды, 12 май 2011 №19

Фото: пиксабай

Бәйле