Куркыныч кадрлар: Татарстанда яшен сугып йорт дөрләп яна [видео]

-- Лэйсирэ

15 майда Татарстанның Биектау районы Потаних авылында яшен сугу нәтиҗәсендә йорт янган. «Казанский репортер» хәбәр итүенчә, фаҗига урыныннан видео белән интернетта шаһитлар уртаклаша.

Икенче фаразлар буенча, янып беткән төзелеш — мунча булган. Зыян күргән кешеләр турында мәгълүмат юк.

Исегезгә төшерәбез, кичә синоптиклар Татарстанда шторм кисәтүе игълан иткән иде. Яшенле-бозлы яңгыр республиканың күпчелек районнары буенча узды.

Фото: скриншот

Бәйле