Бер игезәк – иреннән. Ә икенчесе?

-- Лэйсирэ

Кытайның Фуцзянь провинциясендәге Сямынь шәһәрендә яшәүче яшь хатын игезәкләр тапкан. Бар да яхшы, тик… ДНК-тест игезәкләрнең берсе генә яшь әтинеке икәнен күрсәткән. Ә икенче сабый кемнеке соң?

ДНК-тестны яшь әти, сабыйларның берсе генә үзенә охшаган булуын күргәч, үткәрергә карар иткән. Бу балаларның икесе дә минекеме соң дип шикләнгән ул. Һәм аның шикләнүе дөрес тә булып чыккан.

Хатыны башта ДНК-тест нәтиҗәсенә ышанмаган. Әмма соңрак ул иренә чит ир-ат белән бер мәртәбә хыянәт итүен таныган. Икенче сабыйның әтисе шул иркәй булып чыга түгелме?

Ике ирдән игезәкләр табу – сирәк очрый торган феномен. Аны “гетеропатерналь суперфекундация” дип атыйлар. Табиблар мондый хәл 13 мең очракка бер генә туры килергә мөмкин диләр.

Автор: Руфина Таҗиева. Өмет
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ачык чыганак.

Бәйле