«Баздан табалар» — Әгерҗедә кыргыйларча җинаять була

-- Лэйсирэ

11 май көнне Әгерҗе шәһәрендә сарай идәне астында 17 пычак җәрәхәте белән 53 яшьлек ир гәүдәсе табылган. Ул үзен үтерүчегә печәнлектә тәмәке тартканы өчен шелтә белдергән, нәтиҗәдә кунак хуҗага пычак белән ташланган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсеннән хәбәр итәләр.

Бу хәл Чехов урамы буенча йортларның берсендә була. Җинаять кылуда мәрхүм ир-атның үги кызы белән бергә торучы 29 яшьлек иргә шик төшә, һәм ул кулга алына. 10 май көнне бу ир кеше кыйнаган өчен административ җәзасын үтәп кенә чыккан булган. Сөйгәненең әти-әниләренә килгәч, печәнлектә тәмәке тартканы өчен шелтә ала.

Моны ошатмаган ир пычак белән һөҗүм итә. Хуҗаның үле гәүдәсен базга төшереп, келәм белән каплап куя. Соңрак ир эштән кайткан сөйгәненә дә үтерү белән яный, ләкин бу хатын-кыз качып котылып, полициягә хәбәр итә. Ирне кулга алалар, дип яза ТИ.

Икенче көнне бу хатын-кыз әнисе белән бергә үги атасын эзли, аның җәсәден подвалда табалар.

РФ Җинаять кодексы 105нче маддәсенең 1нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче сак астына алынган.

Бәйле