Мәктәпкә корал алып килгән Казан укучысына суд карары чыга

-- Лэйсирэ

Казанның 7нче гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы өй арестына җибәрелгән, ул дәрескә пычак һәм пневматик пистолет белән килгән. Ул вакытта сыйныфта, эш материалларыннан күренгәнчә, 26 укучы булган.

Тикшерүче баланы сак астына алу турында үтенеч белән чыгыш ясады, чөнки яшүсмер иректә калып, шаһитларга басым ясарга һәм тикшерү барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу үтенечне прокурор да хуплады.

Укучыга әле 18 яшь тулмаганлыктан, суд утырышы ябык режимда узды, журналистларны бары тик карар игълан итүгә генә керттеләр. Укучы фото һәм видеокамералардан йөзен яшерде.

Ике якны тыңлаганнан соң, яшүсмернең нинди дә булса учетта тормауларына нигезләнеп, шаһитларга басым ясый алуы турындагы мәгълүматлар юк, тикшерү үтенечен нигезсез дип таныды. Судья Казанның 7нче гимназиясе укучысын ике айга, 13 июльгә кадәр өй арестына җибәрергә дигән карар кабул итте.

Укучыга медицина учреждениеләренә барудан тыш, яшәү урынын ташлап китү рөхсәт ителми, шулай ук телефон һәм интернеттан файдалану тыела. Моннан тыш, суд карары буенча, егеткә табиб-суицидолог консультация бирә. Аның адвокаты укучы укуын өйдә дәвам итәчәген хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 13 майда, 7нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы 17 яшьлек укучы пычак һәм пневматик пистолет белән дәрескә килгән. Бернинди таләпләр дә куймыйча, ул класска керә, укытучы өстәле артына утыра һәм корал ала. Бер сәгать эчендә егетне полиция тоткарлый, һәм ул вакытлыча тоту изоляторына озатыла. Татарстан Тикшерү комитеты «законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: пиксабай

Бәйле