«Аяк чалу…» — Ришат Төхвәтуллин җырчыларга мөрәҗәгать итә

-- Лэйсирэ

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин артистлар гастроль графигын үзара килешеп төзергә тиеш дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”ның махсус проекты – “Эстрада артистларына берләшергә кирәкме?” дигән түгәрәк өстәл форматындагы сөйләшүдә әйтте.

“Без – артистлар берләшеп, төрле оештыру эшләрен дә үзара киңәшләшеп эшләргә тиеш. Әйтик, гастрольләр. Бүген бер авылга мин килдем, икенче көнгә Фирдүс Тямаев, өченче көнгә башка коллегабыз. Бу кадәр концерт халыкка кирәкме?

Бу – күпвакытта бер-беребезгә комачаулау, аяк чалуга кайтып кала. Үзе дә рәхәтләнеп тамашачы җыя алмый, башкага да юл бирми”, — диде Ришат Төхвәтуллин.

Җырчы фикеренчә, бер артист Казанда биш көн рәттән концерт куя икән, башка җырчылар Казан тирәсендәге район-авылларда да гастрольләр планлаштырмаска тиеш.

“Татар-информ”дагы түгәрәк өстәлдә ИлСаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Ризат Рамазанов, Ильвина, Лилия Хәйруллина катнаша.

Фото: инстаграм

Бәйле