«Чынлыкта кем җиңгән?» — Беренче канал «Голос.Дети» финалы нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды

-- Лэйсирэ

«Голос.Дети» бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшерүнең беренче өлеше тәмамланган. «Беренче канал» җырчы Алсу кызы Микелла Абрамованың җиңүен гамәлдән чыгара, дип яза Азатлык.

«Беренче канал» «Голос.Дети» проектының алтынчы сезоны нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга карар кылган. Әлеге бәйгедә җырчы Алсу һәм эшмәкәр Ян Абрамовның кызлары Микелла җиңгән иде.

Телеканалның РБКга җибәрелгән белдерүендә «Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре тавыш бирүгә тыштан йогынты булуын раслады, бу шоуның ахыргы нәтиҗәләренә тәэсир иткән», диелә. Тикшерүнең тулы хисабы май ахырында чыгарга тиеш.

Бәйге нәтиҗәләрен тикшерүче Group-IB ширкәте 07 саны астында чыгыш ясаучы (Микелла Абрамова) файдасына автоматлаштырылган СМСлар җибәрелгән дип белдерде. Белгечләр исәпләвенчә, 300ләп телефон номерыннан 8 мең тирәсе СМС җибәрелгән.

Group-IB хәбәр итүенчә, бәйгенең нәтиҗәләрен үзгәртү максатыннан тавыш бирү системына эчке йогынты ясау яки киберһөҗүм оештыру ачыкланмаган. Моннан тыш, Русиянең бер төбәгендә бәйгедә катнашучыларның берсе өчен тавыш биргәндә ботлар кулланылган. Алардан 30 мең шалтырату кабул ителгән.

«Беренче канал» үзенең белдерүендә аудит тавыш бирүгә тыштан йогынты ясалганмы-юкмы икәнен тикшерә, кемгә дә булса гаепләү белдерү бурычы юк ди. «Балалар үзләре кылмаган гамәлләр өчен җавап бирергә тиеш түгел» диелә белдерүдә.

Телеканал шулай ук «Голос.Дети»ның махсус чыгарылышын әзерләргә карар иткән. Ул 24 майда эфирга чыгачак, анда бөтен финалистлар да катнашачак.

Проектның яңа сезоны башланганчы «Беренче канал» шулай ук тавыш бирү механизмын камилләштерергә ниятли.

«Голос.Дети» проектының алтынчы сезон финалы турыдан-туры эфирга 26 апрельдә чыкты. Микелла Абрамовага тамашачыларның 56,5 проценты тавыш бирде. Аның көндәшләре Ержан Максимов һәм Валерий Кузаков иде.

Әлеге хәлдән соң социаль челтәрләрдә шау-шу купты. Кемдер Алсуны һәм аның кызын яклады, каршы булучылар да күп иде.

Бәйле