Чирмешәндә яңгыр китергән зыян 15әр миллион сум белән исәпләнә. Видеосы чыкты

-- Лэйсирэ

15 май көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында көчле яңгыр яуган. Кырда йөргән сарыклар, өй тирәсендәге кош-кортлар, бакчада утырткан бәрәңгеләр, алар гына түгел, ике мунча, келәт, коймалар да агып киткән. Арканда торган сыер, тай үлгән.

Авыл халкы бик куркыныч хәвеф булды дип искә ала. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар мондый куркынычны күргән юк иде ди. Зыянның күләме 15әр миллион сум белән исәпләнә.
Хәлләрен белешик дип, Иске Үтәмешкә шалтыраттык. Без шалтыратканда, авыл халкы өмәдә иде. Авыл җитәкчесе Рафис Мингулов сөйләгәнчә, ул көнне яңгыр кинәт килеп яуган. Үтәмеш елгасы биш метрга кадәр күтәрелгән.
– Су тәрәзә төпләренә кадәр күтәрелде. Ташкын булып кибет эченә керде. Үзе белән төзелеш материалларын, коймалар, мунча, келәт, умарта ояларын агызып алып китте. Кош-кортлар, сарыкларлар, арканда торган сыер, бер тай үлде. Ат арканда булган, анысы исән, ә менә тае агып киткән. Авыл эчендәге бер күпер җимерелде. Газ баганалары ауды. Бүген авылны җыештыра башладык. Бакчаларга керерлек түгел, юеш. Авылгы карарга да куркыныч. Бөтен җирдә чүп, агачлар аунап ята, – дип сөйләде ул безгә.

Фото һәм видео: nashcheremshan.ru

 

Бәйле