Арча «халык синоптигы» җәйгә һава торышын фаразлый

-- Лэйсирэ

И кинәндек инде бу көннәрдә эссегә! Башка елларны яшел­чә­ләрне өстән җылы кофта, курткаларны салмый гына утырткан булсак, быел бакча эшләрен кы­зына-кызына башкардык. Җәй аена аяк басарга әле бер ай вакыт бар, ләкин кайберәүләр инде кызыну гына түгел, коену сезонын да ачып җибәрде. Язы җәй төсле булгач, җәеннән ни көтәсе? “ВТ” хәбәрчесе әлеге сорауга җавап табарга тырышты.

Һава торышын табигатьне күзәтеп фаразлый

Җавап эзли-эзли, Арча райо­нының Ашытбаш авылында яшәү­че Рәис Шәкүровка барып чыктык. Ул җиде ел дәвамында кышның һәр көнендә иртә, көн­дез һәм кичен нинди һава торышы торуын теркәп бара. Һәм шуларга нигезлә­неп, язның һәм җәйнең ничек киләсен фаразлый. Ни гаҗәп, аның фаразла­ры­ның күбесе тормышка да аша икән. Дөрес, ул бары тик үз районы һәм якын-тирәдәге авылларны гына күз алдында тотуын әйтте.

– Бөтен республика буенча җаваплылык ала алмыйм, – дип шаярта ул. – Майның эссе ки­ләсен дә, бу көннәрдә яңгырлар явасын да алдан ук фаразлап куйган идем. Чөнки 15 ноябрьдә яхшы гына кар яуган иде. Икенче көнендә буранлап алды. Ноябрь­дәге һава торышыннан – майныкын, декабрьдән июньне чамаларга мөмкин. Кышның төне җәйнең көне була.

Моннан кала, ул һава торышын бал кортлары һәм су кон­дызының үз-үзләрен тотышыннан, суган кабыгының калынлыгыннан да чамалый.

– Кыш суык киләсе булса, бал кортлары бер тишектән кала барысын да балавыз белән сылап бетерәләр. Суган кабыгы калын булса, кыш суык килә дигән сүз. Кыш суык һәм озын киләсе елны су кондызы күп итеп агач кисеп, ояларына ташый. Яз иртә киләсе булса, мул азык әзерләми, – дип га­җәп­ләндерде мине әңгәмә­дә­шем.

Җәйге фаразларга килгәндә, Рәис Шәкүров күзәтүләре буенча, быел безне артык эссе булмаган яңгырлы җәй көтә.

– Игеннәр дә уңачак, ләкин җыеп алуы гына авырга туры килергә мөмкин, чөнки августта да явым-төшем күп булачак, – ди ул. – Һава торышын алдан болай фаразлап тору үзем өчен дә файдалы. Печәнне кайчан җыеп алырга, көтүгә ничек киенеп чыгарга кирәклеген алдан белеп торам.

Фаразлар чынга ашмаска мөмкин

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүз­ләренә караганда, республикада майның беренче яртысындагы дүрт көндә (11 – 14 майда) абсолют температура рекорды куелган. Моңа кадәр иң югары температура 2004 елның 11 маенда (+26,5 градус) теркәл­гән. Быел­ның 12 маенда Казанда температура +33,9 градус булды. Бу көннәрдә температура бераз тө­шәчәк һәм киләсе атнадан кабат җылытачак. Юрий Переведенцев б­илгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температу­расының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз.

Җәй ничек килер икән соң? Юрий Переведенцев, Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып, җәйнең артык эссе булмаячагын әйтә. Яң­гыр­лар да сирәк явар төсле.

– Июньдә Казанда явым-тө­шем нормасы 71 мм булырга тиеш. Ләкин җәйнең беренче ае коры булачак. Май һәм апрель айларында да явым-төшемнәр аз булды. Апрельдә тиешле норма­ның яртысына да җитмәде. Ә һава температурасы 1 градуска җылырак иде. Дөрес, моның яхшы ягы да бар: янгыннар чыгу куркынычы кими. Синоптиклар фаразлавы буенча, июнь-июль айларында уртача температура 18-19 градус булырга охшап тора. Яңгырлар июльдә дә артык сөендермәячәк: уртача нормадан кимрәк булачак. Ләкин, минем уйлавымча, көннәр эссе булыр төсле. Август, Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, тагын да эссерәк һәм явым-төшемнәргә саранрак булачак. Гомумән алганда, җәйнең уртача нормадан җылырак килүе кө­те­лә. Ә менә яңгырлар белән проб­лемалар булуы ихтимал, – дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Синоптиклар эссе һәм коры җәй вәгъдә итсә дә, ниндидер фаҗигале хәлләр булмас, дип ышандыра. Шул ук вакытта белгеч озак вакытка ясалган фараз­лар­ның һәрвакытта да чынга ашып бетмәвен дә яшермәде. “Фараз­лар­ның нибары 60–70 проценты гына дөреслеккә туры килергә мөмкин”, – диде ул. Юрий Переведенцев әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзә­ге белгечләре әле­ге фаразларны мартта ук ясаган. Шуңа күрә һәр ай башында алар фаразларны кабат карап чыгып, төзәтмәләр кертәләр. Кем белә, бәлки алар­ның да фаразлары “халык синоптигы” белән аваздаш булыр әле.

“Игеннәр өчен бик яхшы”

Белгечләр көннәрнең җылы торуы бал кортлары өчен дә, чәчел­гән авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә бик яхшы булуын әйтә.

– Әлегә җирдә дым бар, көн­нәр эссе торды. Бу ашлык өчен бик әйбәт инде. Чәчкән игеннәр бик тиз тишелде. Әле өстәвенә яхшы итеп яңгырлар да явып узды. Бу арпа, бодайдагы бөҗәк­ләрне киметер өчен дә файдалы булды. Киләсе көннәрдә салкыннар бик булмас дип өметләнәбез инде. Тишелгән игеннәрнең яфраклары өши башласа, начар, әлбәттә. Уҗым культуралары утыртылган басулар сирәкләнеп калган иде. Шунысы бар: җылы көннәрдә андый басуларда чүп үлән күп чыга. Аларга каршы күбрәк көч куеп көрәшергә туры киләчәк, – диде агроном Габд­рәис Рамазанов.

Еланнар быел күбрәк

Эссе көннәрдә чәчәкләр, үсем­лекләр, бөҗәкләр генә тү­гел, еланнар да җанлана. Татарс­танда инде алардан зыян күр­ү­челәр дә бар. Чаллы паркында әтисе белән кызын кара елан чаккан. Зыян күрү­челәр тиз арада хастаханәгә мөрә­җәгать итеп кенә котылган. Укучыларыбыз Буа, Апас районнарында да еланнар күплегеннән зарлана. Аларны шулай ук Казан читендәге Зәңгәр күлдә дә күпләп очратырга мөмкин.

Орнитолог, биология фән­нәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, Татарстанда еланның дүрт төре очрый. Кара еланның (гадюка) ике төре бар: гади кара елан һәм дала кара еланы. Болары агулы. Кара еланны респуб­ликаның төньяк районнарында очратырга мөмкин. Ә дала кара еланы бик сирәк очрый. Безнең республикада очрый торган тагын икесе – тузбаш (уж) һәм бакыр елан (медянка) – кешегә зыян салмый. Тузбашлар күбесенчә сулыклар тирәсендә яши. Бакыр елан кеше күзенә күренми, чөн­ки ул бик сизгер. Кеше тавышы ишетелсә, качу җаен карый.

– Тузбаш агулы елан булмаса да, аны тотарга ярамый, чөнки дошманыннан качкан вакытта аның тиресе өстенә бик сасы исле сыекча чыга. Ул кулга эләксә, чис­тартып бетерү бик авыр. Шу­ңа күрә аңа кагылмаска киңәш итәм, – ди Илгизәр Рәхимов.

Көннәр җылы, азык җитәрлек булгач, еланнар аеруча да актив. Башка елларга караганда быел алар чыннан да күбрәк. Белгеч фикеренчә, кеше, еланны котыртып, үзе үк зур хата ясый.

– Еланны күргәч, аңа орынырга, таяк белән сугып куркытырга һич кенә дә ярамый. Күрәсез икән, бераз сабыр итеп, аның киткәнен көтегез. Ул шул урыннан үзе шуышып кача бит, – ди Илгизәр Рәхи­мов. – Алар безгә ташланмый. Ки­ре­сенчә, без алар территория­сенә киләбез. Дөрес, кайвакыт бәрәңге бакчасына да, өй базына да килеп эләгә, ләкин анда бит ул “адашып”, ялгышып кына килә.

Елан чакса, нишләргә?
Беренчедән, беренче мизгелдә үк яра кырыйларын кысып һәм аңа төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, моны эшләү тыела.
Икенчедән, бик күп итеп сыеклык эчегез. Шулай иткәндә, агуның бер өлеше сидек һәм тир белән чыгачак.
Өченчедән, жгут салырга яки салкын әйбер куярга ярамый.
Дүртенчедән, хәрәкәтләнмәскә кирәк.
Бишенчедән, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.
Алтынчыдан, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Зөһрә Садыйкова /“Ватаным Татарстан”, /№ 69, 17.05.2019/)

Фото: пиксабай

Бәйле